Җиңү янәдән бездә | ИФМК КФУ

Адрес для получения консультаций по приему:
г. Казань, ул. Татарстан д.2, кабинет 213

Телефон для получения консультаций по приему:
8 (993) 410-05-44

Җиңү янәдән бездә

Чулпан мәдәният залында “Әйдә ШаяРТ” татар лигасының чирек финалы узды

Кичә, ягъни 16 нчы октябрь көнне, Казан шәһәренең Чулпан мәдәният залында “Әйдә ШаяРТ” татар лигасының чирек финалы узды. Бәйгедә берсеннән-берсе көчле Актаныш районының «Нәмәкәй», Саба районының «Сабалето», Азнакайдан «Мәзәк», Мамадыштан «Изи», Казан шәһәреннән «Теге ни»  һәм институтыбызның җыелма командасыннан Борһанов Дилияр «Дилүс улы» исеме астында көч сынаштылар. Безнең Дилияр исә янәдән беренче урынга ия булды!

Чыгышларны «Әйдә, ШаяРТ» проектының җитәкчесе Рамил Агдеев, телевидение һәм радио алып баручысы Айваз Садыров, шоумен, җырчы, стендап-комик Артур Сабиров, ALGA киеме бренды җитәкчече Тимерхан Зиятдинов һәм Татарстанның халык, Башкортстанның атказанган артисты Җәвит Шакиров бәяләделәр.

Бәйге күтәренке рухта, җанатарларның көчле кул чабулары астында бик тиз узып китте. Һәр чыгыш тамашачыны яңадан да зур кызыксыну белән бер сулышта бәйге барышын карарга мәҗбүр итте. Чыгыш ясаучы командалар арасында аеручы безнең Г. Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбез студенты Дилиярның чыгышы аерылып торды. Чыннан да, жюрилар ассызыклаганча, Дилияр үзенең чыгышында локаль шаяртулардан тыш, дөньяда булган яңалыкларны да чагылдырды.

Менә инде икенче сезон рәттән Дилияр Югары мәктәп данын яклап, һәр уенда җиңү яулап бара. Ул моңа ничек ирешә икән соң? «Уңышлы чыгыш ясар өчен үзеңнең моңа кадәр булган чыгышларыңны «җиңәргә» кирәк. Һәр чыгыш саен яңа юллар табылырга, күрсәтәчәк материал камилләшергә тиеш», — дип җиңүенең серләре белән бүлеште Дилияр.

Зур сәхнәдә чыгыш ясаганда залда булган дусларың, төркемдәшләрең, синең өчен җан атарга килгән һәр кешенең игътибары, әлбәттә, бик кадәреле. «Алга да зур максатлар куйдым. Аларына да ирешермен дип уйлыйм, чөнки килгән студентларның җан атып торулары миңа бик ярдәм итә»

Дилиярны тагын бер кат олы җиңүе белән котлыйбыз! Алда аны инде ярым-финал көтә. Биредә сезнең — җанатарларның көч биреп торулары бик мөһим. Киләсе уенда да зур уңышлар насыйп булсын сиңа, Дилияр! Без дә үз чиратыбызда синең өчен җан атып торырбыз.

 

Чыганак: 5нче курс студенты Зилә Мөхәммәтова,

Татар тел белеме кафедрасы доценты Дамир Хөснетдинов