Җиңү тарихы: карыйбыз һәм хәтердә саклыйбыз
10.2-401 төркем студентлары Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган куратор сәгатендә "Сестренка" ("Һеңлекәш") башкорт нәфис фильмын карадылар
5 май көнне 10.2-401 төркем студентлары Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган куратор сәгатендә «Сестренка» («Һеңлекәш») башкорт нәфис фильмын карадылар. Бу фильм танылган язучы Мостай Кәримнең «Безнең өйнең шатлыгы» повесте буенча төшерелгән һәм әдипнең 100 еллыгы уңаеннан 2019 елда киң экраннарга чыгарылган.
Кинофильмда Бөек Ватан сугышы вакыйгалары сурәтләнә. Дәһшәтле ел сынауларын кичергән һәм гамьсез балачакларын чәлпәрәмә китергән сугышның иң авыр мизгелләрендә дә кешелек сыйфатларын саклап калган сабыйлар тарихы яктыртыла.
Фильм тәмамлангач, булачак журналистлар аның эчтәлеге буенча интервью сораулары әзерләделәр, фильм турындагы тәэсирләре белән уртаклаштылар.
Куратор сәгате тарихи хәтерне саклауның мөһимлеген искәртү һәм совет халкының батырлыгына ихтирам тәрбияләү максаты белән оештырылды.
Чыганак: 10.4-401 төркем кураторы Сәлахова Рүзилә Рәшит кызы
Фото-видеоязма: Искәндәрова Әдилә
Последние новости:
Медиалаборатория ТНВ: краткий обзор прошедших лекций
16.12.2025
Студент ИФМК КФУ стал лауреатом национальной премии
15.12.2025
В ИФМК КФУ открылись выставки
15.12.2025
Делегация из Казахстана посетила ИФМК КФУ
15.12.2025
Представители ИФМК КФУ приняли участие в федеральной программе
15.12.2025
