Җиңүләргә илткән юллар | ИФМК КФУ

Адрес для получения консультаций по приему:
г. Казань, ул. Татарстан д.2, кабинет 213

Телефон для получения консультаций по приему:
8 (993) 410-05-44

Җиңүләргә илткән юллар

Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының 10.2-102 нче төркем студентлары быелгы уку елында зур уңышларга иреште

Казан Федераль университеты Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының 10.2-102 нче төркем студентлары быелгы уку елында зур уңышларга иреште:  30 май көнне безнең институтта «КФУның иң яхшы академик төркеме» бәйгесе һәм интеллектуаль язның җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү тантанасы узды. Берничә ай дәвамында ЛАГ һәм Фестивальдә катнашучылар башка институтлар вәкилләре белән ярыштылар, үзләренең презентация осталыкларын күрсәттеләр, кейс-уеннарда һәм дебатларда катнаштылар, команда эшен күрсәттеләр. Әлеге төркем беренче курста өченче урын, икенче курста икенче урын яуласа, өченче курста I урынга лаек булды. Студентлар кураторлары Каюмова Г.Ф. белән Санк-Петербургка сәяхәткә барачаклар. Әлеге төркем старостасы “Иң яхшы староста” бәйгесендә III урынга лаек булды.

Институтта шагыйрь Габдулла Тукайга багышланган “Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен” дип исемләнгән фәнни-иҗади бәйге узды. Бәйгедә югары белем бирү, урта махсус белем бирү уку йортлары студентлары һәм мәктәп укучылары көч сынашты. Конкурсның максаты итеп иҗатка сәләтле студентларны ачыклау һәм аларны үстерү, тормышка ашыру өчен шартлар тудыру, туган телне, әдәбиятны һәм мәдәниятне саклау билгеләнгән иде. Шакирова Алисә «Телемә мәдхия» дип аталган үзе язган шигырен сөйләп, I дәрәжәле дипломга лаек булды (җитәкчесе — татар әдәбияты кафедрасы доценты Каюмова Г.Ф.).

Башкортостанда педагог Рәмзия Гыйләҗетдин кызы Вәлитованың тууына 110 ел уңаеннан үткәрелгән, булачак педагогларның һәм тәрбиячеләренең татар этномәдәни белеме һәм һөнәри компетенцияләрен үстерүгә юнәлтелгән Бөтенроссия этномәдәни белем һәм тәрбия бирү «Тәрбия дәресләре-2024″ конкурсы узды. Студентыбыз Шакирова Әдилә 1урын яулады (җитәкчесе — татар әдәбияты кафедрасы доценты Каюмова Г.Ф.)..

Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында «Творчество мира и согласия – Иҗат аша тынычлык һәм бердәмлеккә» дип аталган IV Региональ этномәдәни студентлар фестиваленең бүләкләү тантанасы булып узды.   Катнашу өчен Татарстанның барлык университетларыннан 150дән артык гариза бирелгән иде.  Жиңүчеләр рәтендә студентбыз – Шакирова Алисә   Нәфис сүз» номинациясендә II дәрәжәле дипломга лаек булды (җитәкчесе — татар әдәбияты кафедрасы доценты Каюмова Г.Ф.).

 

Источник информации: татар әдәбияты кафедрасы доценты Каюмова Гөлүсә