“Үзе матур, үзе тар бу дөньяга бик биектән карап торасым килә...”
Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының китапханәсендә Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Әмирхан Еникинең 115 еллыгына багышланган күргәзмә ачылды
Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының китапханәсендә Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Әмирхан Еникинең 115 еллыгына багышланган күргәзмә ачылды.
Китапханәдәге китап күргәзмәсен һәм фотокүргәзмәне татар әдәбияты кафедрасы мөдире, профессор Ф.С.Сәйфуллина ачып җибәрде: “Татар әдәбияты кафедрасы классикларыбыз иҗатын киң җәмәгатьчелектә пропагандалауга зур өлеш кертә. Сез – яшь буын, биредә алган гыйлемне, рухны киләчәккә алып китәсез! Бөтен ышаныч сездә! – диде.
Китапханә хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган Ә.Еники китапларыннан торган китап күргәзмәсе язучының иҗатын тулаем яктырта. Биредә әдипнең фотоальбомы, 2019 елны дөнья күргән томлыклары да урын алган. Әйтергә кирәк, аларны төзүдә татар әдәбияты кафедрасы белән берлектә Г.Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбендә белем алучы булачак дизайнер студентлар да катнашты. Ә.Еники томнарының бизәлеше – аларныкы.
Китапханә каршындагы фотокүргәзмәдә ХХ йөзнең икенче яртысы әдәби мохите һәм Ә.Еникинең тормыш һәм иҗат юлына мөнәсәбәтле фоторәсемнәр урын алган. Фоторәсемнәр язучы архивыннан – кызы Флера ханым Карташевадан алынды.
Фоторәсемнәрдә без язучының әти-әнисе, кадерле якыннары, каләмдәшләре сурәтләрен күрәбез. Мәгълүм булганча, Ә.Еники 1909 елның 2 мартында (иске стиль белән 16 февралендә) Башкортстанның Благовар районы Каргалы авылында сәүдәгәр гаиләсендә дөньяга килә. Әти-әниләре Нигъмәтҗан һәм Бибихәдичә өчен ул көтеп алынган кадерле бала. Истәлекләрендә язучы әти-әнисе тормышына бәйле бер фактны теркәп куя. Моңарчы туган 9 балалары бер-бер артлы үлеп барганлыктан, әтисе Әмирхан тууга Коръән сатып алып, ахыргы битенә: “Шушы Каләми шәрифне 1909 елның 16 февралендә пәнҗешәмбе көн дөньяга килгән углым Әмирханга һибә кылып алдым. Аллаһ Тәгаләдән озын гомер, бәхет һәм тәүфыйк сорап, ошбу әл-мөсхәф шәрифне хәтем кылырга язсын иде”, – дип язып куйганлыгын әйтә. “Соңгы китап” исемле истәлекләрендә язучы якыннарын тормыштагыча атакай, анакай, әбекай, бабакай дип атый, фотоларда да алар шулай бирелгән. Фоторәсемнәрдә шулай ук Сәгыйть Сүнчәләйнең бертуган абыйсы Шәриф Сүнчәләйнең хатыны, әдипнең тудык апасы Срур да бар. Срур тутакай дип якын итеп, яратып эндәшә ул апасына. Г.Ибраһимов белән бергә эшләгән Шәриф Сүнчәләй Ә.Еникигә тел ачкычы бүләк иткән – хәреф танырга өйрәткән кеше.
Күргәзмәдә Ә.Еники яшәгән дәвернең әдәби мохите – ХХ йөзнең икенче яртысы әдәби-мәдәни барышы чагылыш тапкан. Бу дәверне татар әдәбиятының милли нигезләргә кайту чоры, Әмирхан Еники дәвере дип тә атыйлар. Хәзерге татар әдәбиятындагы үзгәрешләрнең тамырлары Бөек Ватан сугышы чорына китә һәм аларны Ә.Еники прозасы башлап җибәрә. Алга таба язучылар иҗатында дәвам итәчәк эзләнүләрнең чишмә башы да шушы иҗатта. Фоторәсемнәрдә әдипне фронтовик язучылар арасында да күрәбез. Әдип фронттагы вакыйгалар турында истәлекләрен “Фронт дәфтәреннән” дип аталган мәгълүм көндәлекләренә теркәп калдыра.
Әмирхан Еники бөтен иҗат гомерендә язу гамәленә намус эше дип карый. Замандашлары арасында язучы каләм тибрәтүгә шактый таләпчән якын килүе белән аерылып тора. Татар әдәбиятының классик мирасы булып торган “Әйтелмәгән васыять” хикәясен ул 2 ел дәвамында яза, нәкышли.
Истәлек язмаларында Ә.Еники болай ди: «Мин яшем белән бер-берсенә һич охшамаган ике буын арасына туры килдем: иске буын әле китеп бетмәгән, ә яңасы туып, күтәрелеп кенә килә иде… Искеләре дигәнем гасыр башында мәйданга чыгып, милли мәдәниятебездә күренекле урын тоткан шәхесләр – Фатих Әмирхан, Галимҗан Ибраһимов, Галиәсгар Камал, Җамал Вәлиди, Гали Рәхим, Садри Җәләл һ.б.» . Күргәзмәдә шушы ике заман сулышы, совет әдәбияты шартларында иҗат иткән кыю, гаярь әдипләр рухы.
Китап күргәзмәсен эшләгәннәре өчен яраткан китапханәбез хезмәткәрләренең һәммәсенә, фотокүргәзмәне оештырганнары өчен мөгаллимнәребез Гөлфия Гайнуллина һәм Миләүшә Хәбетдиновага аерым рәхмәтләребезне җиткерәбез.
“Рухият” фәнни түгәрәге җитәкчесе 10.2.301 төркем студенты Р.Ш.Хәбирова