“Һәр әсәрем кадерле!”
Ринат Мөхәммәдиев белән очрашу узды
Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында ХХI йөз башы татар әдәби-мәдәни мохитенең бер үзәгенә әверелә бара. Милли иҗтимагый-мәдәни барышның, әдәбиятыбызның йөзен билгеләгән, яшәү мәгънәсен милләткә хезмәттә күргән шәхесләр, әдипләр белән җылы очрашулар күркәм традициягә әверелде.
27 декабрь көнне институтыбызның Г.Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбендә Казан университетына 220, университетның татар теле, әдәбияты бүлегенә 80 ел тулу уңаеннан үткәрелә торган очрашуларның чираттагысы булып үтте. Кунагыбыз бөтен төрки дөньяда, Рәсәйдә кыю һәм хөр фикерле милләтпәрвәр шәхес буларак танылу алган мәртәбәле – Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, Төркиянең халыкара әдәби бүләге иясе, Азия-Африка илләренең халыкара “Лотос”, М.А.Шолохов исемендәге халыкара, Андрей Платонов исемендәге әдәби премияләре лауреаты, Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре, Россия Гуманитар фәннәр академиясенең мөхбир-әгъзасы, Россия Табигать фәннәре академиясе академигы, язучы, әдәбият галиме, тәнкыйтьче Ринат Мөхәммәдиев иде.
Ринат Сафа улы Мөхәммәдиев 1948 елның 10 декабрендә Татарстанның Мамадыш районы Кече Кирмән авылында дөньяга килә. Казан университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый, филология фәннәре кандидаты. Хезмәт юлын Казан телевидениесе студиясендә яшьләр һәм балалар тапшырулары мөхәррире булып башлаганнан соң, «Казан утлары» журналында мөхәррир, Татарстан китап нәшрияты директоры булып эшли, Татарстан Язучылар берлеге белән идарә итә. 1990 елда РСФСРның Югары Советы каршындагы мәдәният һәм милли мәсьәләләр буенча комиссия җитәкчесе булып тора, 1995-1999 елларда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты.
Татар, рус, төрек укучысына әдип “Кенәри – читлек кошы”, “Сират күпере”, “Утлы таба өстендә”, “Кош булып очар идем” дип исемләнгән романнары, “Беренче умырзая”, “Ак кыялар өстендә хыял”, “Истәлек өчен Гыйлемханга” кебек повестьлары, күпсанлы хикәяләре, алар тупланган 70 сандагы төрле телләрдәге басма китаплары аша таныш. Әдәби иҗатыннан тыш, хөр фикерле, киң карашлы язучының әдәби-тәнкыйди, публицистик хезмәтләре һәрдаим киң катлам укучының игътибары үзәгендә. Ринат Мөхәммәдиев — Мәскәүдә чыга торган «Татар дөньясы» («Татарский мир») дигән иҗтимагый-сәяси газетаның баш мөхәррире.
Очрашуны 10.2.201 төркем студентлары, “Мизгел” яшьләр театры актерлары Кәрим Газизуллин һәм Илнар Камаев әдипкә сораулар бирү форматында алып бардылар, шулай ук мөгаллимнәр әдипкә үз сорауларын бирде. Сөйләшүдә язучының әдәби иҗаты турында да, гыйльми-публицистик, иҗтимагый-сәяси эшчәнлеге турында да, бүгенге әдәби-мәдәни барыш хакында да сүз барды. “Кайсы әсәрегез иң кадерлесе?” – дигән сорауга, язучы: “Миңа һәр әсәрем кадерле”, – дип җавап бирде.
Гаҗәеп кызыклы, бай эчтәлекле, гамьле сөйләшү, аралашудан һәркемнең күңелендә хисләр өермәсе кайный иде. Татар әдәбияты кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы, профессор Флера Сәгыйть кызы Сәйфуллина, филология фәннәре докторы Әлфәт Мәгъсүмҗан улы Закирҗанов әдипкә биреләсе сорауларның шактый күп калганлыгын билгеләп үттеләр. Йомгаклау сүзендә Г.Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе деканы филология фәннәре кандидаты Рамил Хәмит улы Мирзаһитов язучыга рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Гөлфия Гайнуллина