Әлиф, ләм, мим
16 октябрь көнне шагыйрә, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Саҗидә Сөләйманова премиясе лауреаты Лилия Гыйбадуллинаның «Әлиф, ләм, мим» китабы презентациясе булып үтте.
16 октябрь көнне шагыйрә, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Саҗидә Сөләйманова премиясе лауреаты Лилия Гыйбадуллинаның «Әлиф, ләм, мим» китабы презентациясе булып үтте. Әлеге чарада институт директоры, профессор Р.Р. Җамалетдинов, югары мәктәп деканы Р.Х. Мирзаһитов, китап авторы Лилия Гыйбадуллина, Г.Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең мөгаллимнәре һәм студентлары катнашты.
Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән әлеге китап Әлифба авторлары Сәләй Вагыйзов белән Рәмзия Вәлитовага багышлап язылган. Повесть аларның фаҗигале язмышы, тормыш зилзиләләрендә дә кеше булып калулары турында. Әсәрне язу дәвамында Лилия Арчада Әлифба музеенда була, аның җитәкчесе Дамир Таҗиев белән очрашып, материаллар җыя. Сәләй Вагыйзовның туган авылы – Самара өлкәсе Камышлы районы Татар Байтуганы авылына барып, аның балачагы турында мәгьлүматлар туплый.
Кичә студентларның чыгышлары белән үрелеп барды. «Мизгел» яшьләр театры артистлары Сәләй Вагыйзов белән Рәмзия Вәлитова язмышыннан сәхнә күренешләре күрсәтте, Айзат Вахитов, Илнар Камаев, Гөлинә Закирова, Кәрим Газизуллин, Әнвәр Мөхетдинов сәхнәләштергән өзекләр тамашачыларда аеруча зур кызыксыну уятты. К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты, КФУның «Мизгел» яшьләр театры җитәкчесе Илфак Хафизов, 4 курс студенты Айгөл Абязова чыгышлары, Илзирә Сираҗиеваның матур җырлары да яратып кабул ителде.
Чыганак: Н.М. Юсупова, татар әдәбияты кафедрасы
Последние новости:
Әлиф, ләм, мим
17.10.2025
«Если ты есть - будь первым!»
15.10.2025
Путешествие в мир знаний
15.10.2025
«Татар бүлегендә белем алмаган булсам, мин Кеше булмас идем...»
15.10.2025
Установление сотрудничества между ИФМК КФУ и Чанчуньской школой иностранных языков (Китайская Народная Республика)
15.10.2025