«Әллүки» – бишек җыры
20 нче ноябрь көнне Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең татар теле белеме кафедрасы каршында эшләп килгән «Әллүки» әдәби иҗат берләшмәсенә 80 ел тулу уңаеннан оештырылган “Бишек җыры” дип аталган кичә булып узды.
20 нче ноябрь көнне Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең татар теле белеме кафедрасы каршында эшләп килгән «Әллүки» әдәби иҗат берләшмәсенә 80 ел тулу уңаеннан оештырылган “Бишек җыры” дип аталган кичә булып узды. Залга студентлар, укытучылар һәм төрле елларда «Әллүки»гә йөргән кунаклар – танылган язучылар, шагыйрьләр, журналистлар җыелган иде.
«Әллүки» әдәби иҗат берләшмәсенең узган юлы, тарихы озын һәм данлыклы. Дәһшәтле сугыш еллары ахырга якынлашканда – 1944 нче елда Казан университетында татар теле һәм әдәбияты бүлеге ачыла. Татар бүлеге оешуының беренче айларыннан ук биредә иҗади түгәрәк эшли башлый, агитбригада чыгышлары оештырыла, «Әдәби сүз» дип аталган стена газетасы дөнья күрә.Татар бүлегендә гөрләп эшләгән түгәрәк егерме елдан артык исемсез, бары «әдәби түгәрәк» дип кенә атап йөртелгән.1965 нче елда татар филологиясенә укырга килгән ике егет – Зөлфәт Маликов һәм Мөдәррис Әгъләмов әдәби утырышларның иң дәртле, актив оештыручыларыннан булалар. Түгәрәкнең исемсез йөрүе, күрәсең, алар күңелендә ризасызлык уяткан. Һәм, озак уйлап тормый, татар халкының бишек җыры булган «Әллүки»не 1967 нче елда түгәрәк исеме буларак игълан итәләр. Татар халкының сөекле язучы-шагыйрьләре Рәдиф Гаташ, Равил Фәйзуллин, Разил Вәлиев, Роберт Миңнуллин, Зиннур Мансуров, Фәйрүзә Мөслимова, Галимҗан Гыйльманов, Рафис Корбан, Газинур Морат, Ркаил Зәйдулла, Рифә Рахман, Илсөяр Ихсанова, Ленар Шәех һәм башка бик күпләр – әлеге бишектә тәрбияләнеп, иҗат дөньясында үз юнәлешен булдырган әдипләр.
2000 еллар башында Галимҗан Гыйльманов җитәкчелегендә 2 нче курс студенты Ленар Шәех (хәзерге вакытта Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире) «Әллүки» түгәрәгенең эшен кабаттан торгызып җибәрә, «Әдәби сүз» стена газетасы урынына типография юлы белән 1000 данәдә басылган һәм университет студентлары арасында таратылган «Тәрәзә» газетасын гамәлгә куя. Бу чорда «Әллүки» татар факультеты студентларын гына түгел, башка уку йортларыннан да студентларны үзенә туплый.
Бүгенге көндә дә «Әллүки» әдәби иҗат берләшмәсе актив эшчәнлек алып бара. Кичәдә «Әллүки» тарихына караган төрле чорлар җанландырылды, татар әдәбиятының классиклары Нурихан Фәттах, Аяз Гыйләҗев, Мөдәррис Әгълам, Зөлфәт әсәрләреннән өзекләр укылды, әллүкичеләрнең шигырьләре үз башкаруларында яңгырады. Соңыннан ачык микрофонда Илсөяр Иксанова, Галимҗан Гыйльманов, Ленар Шәех, Люция Шәрәфиева, Таңчулпан, Нәҗибә Сафина һ.б. «Әллүки» турында истәлек-хатирәләре белән уртаклаштылар, хәзерге әллүкичеләргә иҗат дөньясына хәер-фатиха, юллама бирделәр, «Әллүки»гә озын гомер, иҗат ялкыны, иҗат дәрте теләделәр.
Кичә бер тында, матур узды.
Халисә Ширмән, татар теле белеме кафедрасы доценты, язучы
Последние новости:
Ансамбль «Бәйрәм» успешно выступил на студенческом фестивале в Ижевске
21.11.2024
Важная информация для иностранных студентов 1 курса!
21.11.2024
«Әллүки» – бишек җыры
21.11.2024
Татар теле белгече бизнес алып бара аламы?
21.11.2024
Конкурс на соискание именных стипендий Мэра города Казани
21.11.2024