15 апрель - бөек шагыйребез Габдулла Тукайның вафат булган көне. “Рухият” түгәрәге сөекле шагыйребез рухына багышлап чаралар үткәрә. | ИФМК КФУ

Адрес для получения консультаций по приему:
г. Казань, ул. Татарстан д.2, кабинет 213

Телефон для получения консультаций по приему для абитуриентов:
8 (843) 206-52-30 (доб.5517)

15 апрель - бөек шагыйребез Габдулла Тукайның вафат булган көне. “Рухият” түгәрәге сөекле шагыйребез рухына багышлап чаралар үткәрә.

14 апрель көнне “Рухият” түгәрәге студентлары  “Без Тукай шигырьләрен беләбезме?” дип исемләнгән флешмоб уздыра. Шагыйребезнең шигырьләре укыла һәм күргәзмә оештырыла.

Үткәрелү вакыты: 11.40-12.00 сәг.

Үткәрелү урыны: Г.Тукай бүлмәсе (104 аудитория) алдында

 

15 апрель көнне “Рухият” түгәрәге студентлары  Г.Тукайның һәм аның якын дусты,  язучы, ялкынлы публицист, җәмәгать  эшлеклесе Фатих Әмирханның тууына 140 ел тулуга багышланган викторина оештыра.

Үткәрелү вакыты: 10.10-11.40 сәг.

Үткәрелү урыны: Г.Тукай бүлмәсе (104 аудитория)

“Рухият” түгәрәге активы, фото: Казанское фотоателье С. И. Иванова

Культура 10.04.2026