18 ноябрьдә Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында татар бүлеген тәмамлаган рәссамнарның күргәзмәсе ачылды. | ИФМК КФУ

Адрес для получения консультаций по приему:
г. Казань, ул. Татарстан д.2, кабинет 213

Телефон для получения консультаций по приему для абитуриентов:
8 (993) 410-05-44

18 ноябрьдә Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында татар бүлеген тәмамлаган рәссамнарның күргәзмәсе ачылды.

Күргәзмәне Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Рифкать улы Җамалетдинов ачып җибәрде: «1804 елда ачылган Казан университеты тарихында Рабига Афзал кызы тырышлыгы белән беренче тапкыр 1944 елда Татар теле һәм әдәбияты бүлеге ачыла . Биредә филолог галимнәр, киң профильле гуманитар белгечләр, шулай ук татар теле һәм әдәбияты укытучылары әзерләнә башлый. Быелның ноябре — безнең өчен аеруча үзенчәлекле ай. Үзебезнең бүлек юбилееннан тыш университет оешуга 220 ел тулуны билгеләп үтәбез.  Бүлек халкыбыз өчен иң кирәкле белгечләрне әзерли. Бүлекне тәмамлаучылар төрле өлкәләрдә хезмәт итәләр. Татар бүлегендә белем алып дөнья күләмендә сәнгатебезне таныткан рәссамнар бар. Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге әгъзалары Нәҗип Нәккаш, Рөстәм Шәмсутов, Әлфия Исхакова эшләре биредә урнаштырылды».

Әдәбият галиме, текстолог, нәкышчы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г. Тукай исемендәге Татарстан дәүләт бүләге иясе, Татарстанның Рәссамнар берлеге, Һөнәрчеләр пулаты берлеге, Россия Федерациясе каллиграфлар милли берлеге әгъзасы, Казан дәүләт университетының тарих-филология бүлеген 1979 елда тәмамлаган Нәҗип Нәккаш (Нәҗип Фәйзрахман улы Исмәгыйлев) үзенең шушы юнәлештә укуы белән бәхетле булуын әйтте: «Зур тарихы булган университетка керү, атаклы укытучылар, профессорлар дөньясына эләгү авылдан килгән егет өчен зур шатлык иде. Безне гаҗәеп укымышлы галимә академик Диләрә Гариф кызы Тумашева тел нечкәлекләренә өйрәтте. Гомер буе бабаларыбызның гарәп язуын өйрәнергә хыялландым.  Лена Кәлимулла кызы Таҗиеваның гарәп теле дәресләрендә гарәп язуы серләренә төшендек. Әдәбият белеменнән Хатыйп ага Госман укытты. Ул мине Бакый ага Урманче белән таныштырды, аннан өч-дүрт дәрес алып калдым. 90нчы еллар башында гарәп каллиграфиясе бүлеген торгызып җибәрүчеләрнең берсе булдым. Татарларның культуралы халык икәнен күрсәтү белән бәхетле мин. 2016 елда милләтебезнең «Бөек шәхесләр»гә багышланган сериясен Габдулла Тукайдан башлап җибәрдем. Шәмаилләрем традицион пыялага эшләнгән. Әлфия Рәфкать кызы Исхакова — минем укучым. Гарәп язуын яратуы аркасында, ул шундый югары дәрәҗәләргә иреште. Каллиграфия серләренә өйрәнүче укучыларым утыздан артык».

Сәнгать белеме кандидаты, Татарстан Республикасы һәм Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы, Бакый Урманче премиясе лауреаты, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесеКазан дәүләт архитектура-төзелеш университетының өлкән укытучысы Рөстәм Илшат улы Шәмсутов үзенең хатирәләре белән бүлеште: «30 ел элек бер бала «Татар теле нәрсәгә соң?» — дигән сорау бирде. Тормышта татар теленең кирәге юк иде. Урамда да, өйдә дә русча сөйләштек. Мәскәүгә укырга кердем. Студентлар алмашу программасы буенча Голландиягә җибәрделәр. Хуҗалар белән сөйләшергә кирәк, ә инглиз, алман, француз телләрен белмим. Шунда күңелгә татарча сүзләр килде. «Ачкыч өстәлдә», – дидем аларга. Кайткач, Мәскәүдә татар теле курсларына язылдым. Гарәп язуларын күреп, алар безнең аңга дә тәэсир итә икән, дигән уй килде. Лена Кәлимулла кызы зур ярдәм күрсәтте. Минем бөтен сәнгатемдә туган телгә кайту омтылышы сизелә. Картиналарымда филология дә, сәнгать тә бергә. Хәзер бу өлкәдәге юлым дәвам итә. Татар теле тарихын рун чорларыннан башлап, мең еллар дәвамында кулланылган гарәп графикасын кертеп чагылдырырга теләдем».

Рәссам-каллиграф, филология фәннәре кандидаты, доцент, Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге әгъзасы, «Әлиф» татар шәмаиле һәм каллиграфия осталары ассоциациясе әгъзасы Әлфия Рәфкать кызы Исхакова үзенең иҗаты белән таныштырып, остазларына рәхмәт белдерде: «Шундый авыр еллар булуга карамастан, мөмкинлек табылып, татар теле бүлеге ачыла. Дин, тарих, мәдәният, гореф-гадәтләр, тел булса, милләт саклана. Татар теленең киләчәге сезнең кулда. «Тел — ананың балага биргән иң зур бүләге», «Туган телен кадерләгән халык кына кадерле була» мәкальләрен истә тотыйк. Нәҗип абыйның текстолог булуын ассызыкларга телим. Тугралар сәнгатен татар халкына кайтарган кеше ул. Мин Казан университетының татар теле белеме кафедрасы профессоры, филология фәннәре докторы Фәнүзә Шәкүр кызы Нуриева җитәкчелегендә кандидатлык диссертациясе якладым. Мин доцент, рәссам булгач, кая барырга дип уйлап торганда, Рөстәм Илшат улы юл күрсәтте».

Татарстан Республикасы Атказанган архитекторы, Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музее директоры Розалия Миргалим кызы Нургалеева Нәҗип Нәккашның Бакый Урманче дәвамчысы булуын билгеләп үтте:  «Музеебызда XIX гасырга караган каллиграфия үрнәкләре бар. Галереядә Бакый Урманче күргәзмәсен әзерләгәндә, шундый зур мәйданны тутыра алырбызмы, дип юкка борчылганмын. Каллиграфларыбызның хезмәтләре белән заллар тулды. Сокландыргыч ки, Бакый Урманче гаиләсе тапшырган хезмәтләр барысы да гарәп графикасында язылган. Сталинга гарәп язуын саклауны сорап язган хатка кул куйгач, сөргенгә җибәрелгән 82 кешенең берсе була ул. Соловкида җитәкчеләрнең берсенең портретын ясый, анда да талантлы булуы күренә».

«Мин үз мохитемдә булу белән бәхетле», – диде күргәзмә ачылышына

килгән  рәссам,   педагог,   Татарстанның   атказанган   сәнгать   эшлеклесе, Татарстанның   халык   рәссамы.   Шамил   Бикчурин   премиясе   лауреаты, Татарстан рәссамнар берлеге әгъзасы Мөдәррис Мөхетдин улы Минһаҗев.

Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе деканы Рамил Хәмит улы Мирзаһитов рәссамнарга, килгән кунакларга рәхмәтен белдерде. Күргәзмәне оештыруга зур өлеш керткән татар теле белеме кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты Гөлфия Камил кызына Һадиева рәхмәтен белдерде.

Күргәзмә 30 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

 

 

Мәгълүмат чыганагы: 2 курс студенты Ралина Хәбирова, татар теле белеме кафедрасы доценты Г.К. Һадиева