19 май көнне студентлар татар зыялыларының каберләрен зыярат иттеләр
Яз саен студентлар Татар зиратына барып, зыялыларның каберләрен чистарталар, милләт хадимнәрен искә алалар.
19 май көнне студентларыбыз С.Гыйззәтуллина-Волжская, Ф.Хөсни, А.Халиков, Ә.Еникинең әти-әнисе Нигъмәтҗан һәм Бибихәдичә Еникиевләр каберләрен аерым бер дулкынлану белән чистарттылар. Фатих Хөсни белән бер авылдан булган студентыбыз язучының вафат булган көне 19 май икәнлеген әйтеп, аның каберенә барырга теләвен җиткерде. Ни кызганыч, зыялыларыбызның каберләре арасында шактый күптән кул тимәгәннәре дә бар. Студентлар җаваплы төстә аларны чистартып, күңелләреннән рәхмәт сүзләре җиткерделәр. Елдагыча, Габдулла Тукай, Фатих Әмирхан каберләре янында аерым тукталдылар.
“Рухият” түгәрәге кысаларында оештырыла торган мондый чара булачак мөгаллимнәребез өчен тирән мәгънәгә ия. Милләт хадимнәренең рухи батырлыгын үрнәк иткән хәлдә яшь буын алар рухына тугры калырга, гаярь хезмәт итәргә өйрәнә.
Текст, фото: “Рухият” түгәрәге җитәкчесе Гайнуллина Г.Р.
Последние новости:
В ИФМК КФУ прошло выездное заседание Президиума Федерации профсоюзов Республики Татарстан
26.08.2026
1 сентября состоится торжественная линейка для первокурсников ИФМК
26.08.2026
В ИФМК КФУ зачислены 724 студента
25.08.2026
Вдохновение и новые методики перед стартом учебного года: преподавателей английского языка приглашают на онлайн-конференцию SUMMER ELT LIVE 2026
25.08.2026
Ансамбль "Бәйрәм" примет участие в фестивале «Казань – музыкальная столица исламского мира»
25.08.2026
