27-29 март көннәрендә Казан федераль университетында Бөтенрәсәй күләмендәге укучылар өчен “Лобачевский. Прорыв” дип аталган фәнни конкурсның йомгаклау этабы булып узды.
“Татар теле һәм әдәбияты”, “Татар теле һәм әдәбиятының мөһим мәсьәләләре” исемле секцияләрдә җәмгысе 48 укучының эше тыңланды. Укучылар арасында Ульян һәм Самара, Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама шәһәрләре укучылары, Балык Бистәсе, Мөслим, Баулы, Актаныш, Әгерҗе, Апас, Арча, Норлат, Кукмара, Мамадыш һ.б. районнардан килгәннәр бар иде.
4-7 сыйныф укучылары катнашында үткән “Татар теле һәм әдәбияты” секциясендә Казан шәһәре 81 гимназиясенең 7 сыйныф укучысы Гыйззәтуллин Әмир «Айгөл Әхмәтгалиева хикәясендә тәрбия проблемасы» һәм Мөслимнән килгән 7 сыйныф укучысы Шамс Айгиз «Габдулла Туукай-күпкырлы шәхес» дип исемләнгән темалар белән җиңү яуладылар. Казанның “Алгоритм” лицееннан килгән 7 сыйныф укучысы Бикмәмәтова Әминә «Әстерханда Муса Җәлил эзләре» дигән тема белән каһарман шагыйрь иҗаты турында өр-яңа материал алып килеп, икенче урын яулады. Баулыдан 4 сыйныф укучысы Миңнуллина Ясминә «Исемең матур, кемнәр куйган?» дигән эш белән һәм Балык Бистәсеннән 5 сыйныф укучысы Мөхетдинов Идрис «Саннар һәм фәннәр (Ринат Нуруллин әсәрләре буенча)» дип исемләнгән хезмәт белән шулай ук икенче урынга лаек булдылар. Өченче урынга 4 сыйныф укучысы Галимҗанова Аливия «Герой — шагыйрь Муса Җәлил» дигән темага язылган хезмәт белән, 7 сыйныф укучысы Кадыров Ихсан «Дамир Гарифуллин робагыйларының үзенчәлеге», 6 сыйныф укучысы Минһаҗев Арслан «Ат — татарның канаты: татар балалар әдәбиятында һәм фольклорында ат образы» дигән эшләр белән лаек булдылар.
8-11 сыйныф укучылары катнашында үткән “Татар теле һәм әдәбиятының мөһим мәсьәләләре” исемле секциясенә килгән укучыларның күпчелеге – безнең быелгы абитуриентларыбыз. Алар – безнең институтта үткәрелә торган “Гыйлем” конкурсында, укучылар өчен Л.Толстой исемендәге конференция-конкурсында да катнашып, жиңүләр яулап, республика олимпиадаларында призлы урыннар яулаган балалар. Мисал өчен, беренче урын алган Норлат кызы Әхмәтҗанова Айгөл һәм Арча кызы Хәмидуллина Камиләләр филология белгечлеген сайлауларын аерымачык белдерәләр, проектларының практик әһәмиятләрен, татар телен үстерүгә эшләүләрен сөйләү барышында раслыйлар. Камиләнең социаль челтәрендә “Лобачевский. Прорыв” конкурсының йомгаклау этабының бер эпизоды он-лайн режимда яктыртылды. Алар икесе дә “Гыйлем” конкурсында җиңеп, рухланып кайтып киткән иҗади балалар. Казаннан Әһлетдинова Зилә М.Мәһдиевнең “Мәңгелек яз” романының прототипларының аның бабасы, туганнары икәнлеген сөйләде, әнисе укыган татар филологиясенә килергә теләвен әйтте. Буадан Гобәйдуллин Искәндәр дә конкурсларда даими катнашуы, өр-яңа эзләнү темалары әзерләп килүе белән сокландыра. Ул — Борһан Шаһиди нәселе дәвамчысы, әнисе, абыйсы эзеннән тәгаен безнең югары мәктәпкә укырга килүен җиткерде. Апастан Шәйдуллина Гөлия дә безнең абитуриентыбыз, безнең югары мәктәпкә укырга керергә әзерләнүен, “Мизгел” театрында уйнарга теләвен җиткерде. Ульян шәһәреннән килгән саф татар телендә сөйләгән Айбәтов Рәшид татар тарихы белән җитди кызыксынуын җиткерде, икенче урын яулады. Самара шәһәреннән килгән 8 сыйныф укучысы Ногманова Адилә рус телендә сөйләсә дә, кызыклы эзләнү эше тәкъдим итеп, икенче урын яулады, киләчәктә һичшиксез, безнең институтка укырга киләчәген әйтте. Абитуриентларыбыз иҗади, гамәли проектлары белән сөендерде. Җиңүләр яулаган 8-10 сыйныф укучылары шулай ук 11 сыйныф укучыларының укырга керү портфолиоларына 8-10 балл өстәлүенә рухланып кайтып китте.
Укучыларыбызны бәяләгән галим экспертларыбыз фикеренчә, быелгы конкурс абитуриентларыбызда кызыксыну арту белән игътибарга лаек булды.
Ике секция модераторы КФУ доценты Г.Р.Гайнуллина
Последние новости:
В Институте филологии и межкультурной коммуникации состоится круглый стол с участием ведущих психолингвистов России
30.03.2026
Международный семинар «Современный французский язык и инновационные технологии его преподавания»
30.03.2026
27-29 март көннәрендә Казан федераль университетында Бөтенрәсәй күләмендәге укучылар өчен “Лобачевский. Прорыв” дип аталган фәнни конкурсның йомгаклау этабы булып узды.
30.03.2026
«ПРОтеатр» в Бала-сити
30.03.2026
Кафедра русского языка и методики его преподавания приняла участие в работе международной конференции в МПГУ
30.03.2026
