Айлин Гафурова һәм Саимә Шаһиәхмәтова – Альфа-Банк программасы стипендиатлары!
Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе студентлары Айлин Гафурова һәм Саимә Шаһиәхмәтова Альфа-Банкның «Альфа-будущее Стипендии» программасы җиңүчеләре исеменә лаек булдылар.

«Альфа-Будущее Стипендии» программасының максаты – яхшы укыган, олимпиада һәм хакатоннарда катнашкан, фән, иҗат, спорт яки волонтерлык юнәлешләрендә үрләр яулаган студентларны барлау. «Альфа-Будущее» программасы талантлы яшьләр өчен яңа белемнәр алуга ишекләр ача һәм карьера үсешенә китерә. Ул студентларның нәтиҗәле уку һәм шәхси казанышларын күздә тотып гамәлгә ашырыла.
Программа җиңүчеләре ун ай дәвамында ай саен 5 000 сум алачаклар. Моннан тыш, стипендиатлар илнең иң яхшы студентлары берләшмәсе өлеше булачак: алар өчен банкның эксклюзив чара һәм мәгълүматлары ачылачак, алар башка вуздагы яшьтәшләре белән тәҗрибә уртаклаша алачаклар.
Без студентларыбыз белән бик горурланабыз һәм аларның алда да зур уңышлар, казанышлар яулауларын теләп калабыз!
2 курс студенты Азалия Мифтахова, татар теле белеме кафедрасы доценты Хөснетдинов Дамир Хәйдәр улы, фото автора
Последние новости:
Казань объединила молодых ученых исламского мира: как прошел IV Молодежный научный конгресс ОИС
09.10.2026
“Кальбендә – сүз кадере”
09.10.2026
Поэт Марсель Галиев раскрыл цену слова в ИФМК КФУ
09.10.2026
Айлин Гафурова һәм Саимә Шаһиәхмәтова – Альфа-Банк программасы стипендиатлары!
09.10.2026
Специалист ИФМК стала победителем конкурса антинаркотических инициатив
09.10.2026