Айлин Гафурова – Альфа-Банк программасы стипендиаты!
Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең студенты Альфа-Банктан «Альфа-будущее | Стипендии» программасы стипендиаты исеменә лаек булды.
Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең 10.2-322 төркеме студенты Айлин Гафурова Альфа-Банктан «Альфа-будущее | Стипендии» программасы стипендиаты исеменә лаек булды.
«Альфа-Будущее» программасы талантлы яшьләр өчен яңа белемнәр алуга ишекләр ача һәм карьера үсешенә китерә. Ул студентларның нәтиҗәле уку һәм шәхси казанышларын күздә тотып гамәлгә ашырыла. Катнашучылар биредә уникаль чаралар һәм нетворкингларда катнаша ала, бу исә аларның горизонт киңлекләрен ача һәм профессиональ мохиткә юл сала.
Югары мәктәбебез Айлин кебек талантлы шәхесләр үстерә алуына без бик шат. Айлинга исә киләчәктә дә бары тик уңышлар, илһам чыганагы һәм зур үрләр яулавын теләп калабыз!
Татар теле белеме кафедрасы, Хөснетдинов Дамир Хәйдәр улы, 1 курс студенты Азалия Мифтахова
Последние новости:
Преподаватели ИФМК КФУ выступили в качестве экспертов республиканских конференций и конкурсов
03.04.2026
В ИФМК КФУ состоится XI Республиканский конкурс «Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен...»
03.04.2026
Преподаватели ИФМК КФУ выступили на смене «Фэнсэр» в лагере Сэлет
03.04.2026
Стажировка для учителей иностранных языков объединила теорию, практику и живой обмен опытом
03.04.2026
Торжественное награждения участников Ежегодного фестиваля «Студенческая весна – 2026»
03.04.2026
