Аксубай районы Иске Кармәт авылында диалектологик экспедиция | ИФМК КФУ

Адрес для получения консультаций по приему:
г. Казань, ул. Татарстан д.2, кабинет 213

Телефон для получения консультаций по приему:
8 (953) 489-94-02

Аксубай районы Иске Кармәт авылында диалектологик экспедиция

27 нче июнь көнне 10.2-201 һәм 10.2-102 нче төркем студентлары диалектологик практика кысаларында Аксубай районының Иске Кармәт авылында булып кайттылар

27 нче июнь көнне 10.2-201 һәм 10.2-102 нче төркем студентлары диалектологик практика кысаларында Аксубай районының Иске Кармәт авылында булып кайттылар.

Аксубай районы – бик үзенчәлекле район. Ни өчен нәкъ менә Иске Кармәт авылы сайланды дигәндә, биредә мишәр диалекты киң таралыш алган, әмма чувашлар белән бергә яшәү аларның сөйләменә нык тәэсир иткән һәм катнаш сөйләш формалаштырган. Өстәвенә, ул әле татар халкының классик шагыйре Хәсән Туфанның туган авылы да, монда аңа багышланган бик бай һәм гаҗәп үзенчәлекле музей-йорт эшләп килә.

Иске Кармәткә килеп җитүгә безне Хәсән Туфан музей-йорты җитәкчесе Низамова Тәгъзимә Ислам кызы каршы алды һәм көн буе безне озатып йөрде, авыл кешеләре белән очраштырды. Студентлар авыл халкы белән аралаштылар, алардан Иске Кармәт авылының көнкүреше, гореф-гадәтләре һәм бәйрәмнәре турында кызыксындылар, өлкәннәр сөйләгәннәрне диктофонга яздырып бардылар. Безне аеруча 95 яшьлек бабай белән очрашу тәэсирләндерде, без аның бик яхшы хәтеренә сокланып чыктык.

Без Хәсән Туфан музей-йортын оештыручы, шагыйрьнең туганы Рушания Фоат кызы Минханова белән дә күрештек. Рушания ханымны авылда Ак әби дип тә йөртәләр икән, чөнки ул Иске Кармәт авылын үстерүдә үзеннән бик зур өлеш керткән. Ул студентларга үзе һәм үзенең эшчәнлеге турында сөйләде, авыл тарихы белән  таныштырды. Иске Кармәт авылы халкы, гомумән, безне бик җылы каршы алды, студентларның кайдан килгәннәре һәм кайда укыганлыклары турында сораштырдылар, аларга җылы теләкләр һәм киләчәктә уңышлар теләп калдылар.

Без экспедиция вакытында Хәсән Туфан музей-йортында да булдык. Тәгъзимә Ислам кызы иң беренче сүзне музейның барлыкка килү тарихыннан башлап җибәрде, ачылу тантанасына килгән кунакларның истәлекле бүләкләрен күрсәтте, биредә Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәрипович Шәймиевның келәме дә бар иде. Тәгъзимә ханым Хәсән Туфанның аянычлы тормыш юлы һәм бай иҗаты турында бик тәфсилләп, тәэсирләнеп сөйләде. Әлеге музей экспонатларга иң бай музейлардан санала, биредә Туфанның 1500 дән артык шәхси әйберләре саклана, шагыйрь тормыш иптәше Луизага бүләк иткән күн ридикюльдән алып, әдипнең шәхси китапханәсенә кадәр бар. Шулай итеп, әлеге экспедиция дәвамында студентлар Аксубай районы Иске Кармәт авылы җирле сөйләме турында гына түгел, татар халкының классик шагыйре Хәсән Туфан турында да бик күп яңа мәгълүматлар тупладылар.

Әлеге экспедицияне оештырган, безгә Иске Кармәт авылына барырга мөмкинлек тудырган уку йортыбыз һәм Институтыбыз җитәкчелегенә, Хәсән Туфан музее җитәкчесе Низамова Тәгъзимә Ислам кызына, татар теле кафедрасы доценты Юсупов Айрат Фаик улына, безгә музейга экскурсия оештырган татар әдәбияты кафедрасы профессоры Юсупова Нурфия Марс кызына зур рәхмәтебезне җиткерәбез.

 

10.2-201 нче төркем студенты Минҗәләева Гөлинә