Алга, чирек финалга!
«Әйдә, ШаяРТ» татар лигасының 5 нче сезонының ачылышы узды
Кичә, ягъни 10 нчы сентябрь көнне, Чулпан концертлар залында күптән көтеп алынган вакыйга — «Әйдә, ШаяРТ» татар лигасының 5 нче сезонының ачылышы узды. Әлеге күптән көтелгән чарада чирек финалга узган иң шәп командаларның исеме билгеле булды. Әлеге җиңүчеләр арасында үзебезнең Г.Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф Югары мәктәбенең «Дилүс улы» җыелма командасы да булу — зур горурлык!
Көчле бәйгедә 15 команда тамашачысына кызу җәй айларында иҗат иткән өр-яңа чыгышларын тәкъдим итте. Чыгышларны исә эстрада артистлары Фәрит Таишев, Лилия Хайруллина, юмор остасы Данир Сабиров, телевидение һәм радио алып баручысы Айваз Садыров һәм «Әйдә, ШаяРТ» проектының җитәкчесе Рамил Агдеев бәяләделәр. «Дилүс улы» командасы, гадәттәгечә, берүзе шундый югары дәрәҗәдәге чыгыш күрсәтүе белән жюриларны һәм килгән тамашачыларны таң калдырды. «Дилиярның берүзендә булган энергетикасы да бөтен залга җитәрлек», — дип ассызыклады җырчы Лилия Хәйруллина. «Әйдә, ШаяРТ» татар лигасының һәр уенында бәя бирүче телевидение һәм радио алып баручысы Айваз Садыров исә Дилиярның бер чыгышы эчендә ничә төрле шаяртулар, мәзәкләр куллануына шаккатты: «Дилиярның чыгышында нәрсә миңа бик ошый — ул 30 секунд эчендә әллә ничә төрле мәзәк әйтеп өлгерә һәм шуның белән залны да «тонус»та тота.»
«Мин бик канәгать. Дистанцион уку булуга карамастан, бик күп студентлар җан атарга килде, һәр мәзәкне бик җылы кабул иттеләр. Аларның көч биреп торулары, тамашачы мәхәббәте миңа бик ярдәм итте, мин аларга бик рәхмәтле», — дип җиңүенең серләре белән бүлеште Дилияр.
Дилиярны күрсәткән матур уены һәм алга — чирек финалга узуы белән Югары мәктәбебез исеменнән тәбриклибез! Киләсе чыгышларыңда зур да уңышлар теләп калабыз сиңа, Дилияр!
Чыганак: 5нче курс студенты Зилә Мөхәммәтова,
Татар тел белеме кафедрасы доценты Дамир Хөснетдинов
Последние новости:
Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының белем күтәрү курслары үтте
22.10.2025
Профессиональный рост учителей английского языка: завершились курсы повышения квалификации
21.10.2025
В ИФМК КФУ открылись Международные Бодуэновские чтения
21.10.2025
Татарстан Республикасының урта һөнәри белем бирү уку йортларында белем алучы студентлар өчен татар теле һәм әдәбиятыннан олимпиаданың беренче этабы тәмамланды
21.10.2025
Семинар от научной лаборатории ИФМК: «Русские Google-биграммы при исследовании культурных трендов: подходы и наблюдения» (Б.В. Орехов)
20.10.2025