«Ана теле – 2025» конкурсында студентларыбыз җиңүләр белән кайтты! | ИФМК КФУ

Адрес для получения консультаций по приему:
г. Казань, ул. Татарстан д.2, кабинет 213

Телефон для получения консультаций по приему:
8 (993) 410-05-44

«Ана теле – 2025» конкурсында студентларыбыз җиңүләр белән кайтты!

«Ана теле – 2025» бәйгесендә катнашып, олы җиңүләргә ирешкән кызларыбызны чын күңелдән котлыйбыз

19 нчы февраль көнне Акмулла университетының филологик белем бирү һәм мәдәниятара багланышлар институты татар теле һәм әдәбияты кафедрасы тарафыннан XVII тапкыр оештырылган «Ана теле – 2025» бәйгесе узды. Бәйге Халыкара туган телләр көненә һәм бөек татар галиме, мәгърифәтче Каюм Насыйриның тууына 200 ел тулуга багышланган иде. Бәйгедә Югары мәктәбебез студентлары да көч сынашып, сөенечле хәбәрләр белән Уфа каласыннан әйләнеп кайттылар.

Бәйге 3 этаптан торды. Беренче этап – Вконтакте социаль челтәренә визитка һәм иҗади номерны видеога төшереп кую. Икенче этап педагогикага бәйле. Нәкъ шушы этапта катнашучылар үзләренең укучыларга белем бирү осталыкларын күрсәттеләр. Ә өченче этап – иҗади номерны җюри алдында тәкъдим итү иде.

Икенче этапны үткәрү өчен студентларны мәктәпләргә бүлделәр. Аларның дәрес күрсәтүләрен тәҗрибәле укытучылары, БДПУда белем бирүчеләр, педагогика ветераннары, иҗади хезмәт вәкилләреннән торган жюрилар бәяләде.

Өч турның нәтиҗәләре буенча Югары мәктәбебез студентлары түбәндәге нәтиҗәләргә иреште: Хөснетдинов Дамир Хәйдәр улы җитәкчелегендә Илзирә Хәйруллина (10.2-101 төркем) – өченче урын алды, Шарафутдинова Дилә (10.2-102 төркем) – беренче урынга лаек булды, Шакирова Адилә (10.2-102 төркем) исә абсолют җиңүче – Гран-при иясе, шулай ук Каюмова Гөлүсә Фәрит кызы җитәкчелегендә Гафиятова Илзия (10.2-102 төркем) – икенче урынны яулады.

Бүләкләү тантанасы Мифтахетдин Акмулла исемендәге башкорт дәүләт педагогия институтында узды. Катнашучылар өчен Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган, Уфа «Нур» татар дәүләт театры артисты Гөлназ Мөхәммәдиева үз чыгышын бүләк итте. Җиңүче студентларга диплом, статуэтка һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

«Ана теле – 2025» бәйгесендә катнашып, олы җиңүләргә ирешкән кызларыбызны чын күңелдән котлыйбыз! Уңышларыгыз күп булсын, кызлар! Татар теленә булган мәхәббәтегезне, ышанычыгызны белдерү – тагын да яңа үрләр яуларга этәргеч булсын.

 

4 курс студенты Хәйруллина Илзирә