“...Аңлау өчен мине ымсынулар, юксынулар кирәк, әрнүләр, соң өметне җиргә бәрүләр”
28 нче апрель көнне Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында «Рухият» фәнни түгәрәге кысаларында Тукай айлыгын йомгаклаучы чара булып узды.
Чарада бүгенге шигърият турында, күренекле татар шагыйрәсе, филология фәннәре кандидаты Луиза Янсуарның «Сөт» исемле китабы хакында фикер алышу булды.
Фикер алуышуны институтның татар әдәбияты кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты, “Рухият” түгәрәге җитәкчесе Гөлфия Расилевна Гайнуллина ачып җибәрде. Галимә Луиза Янсуарның Казан университетын тәмамлавын, беренче китабын студент вакытында ук бастыруын ассызыклап үтте.
Түгәрәк өстәл авторның “Сөт” (2025) китабыннан “Сөт” шигырен уку белән башланып китте. Түгәрәк өстәлнең мөһим өлеше китапның исемен шәрехләүгә багышланды. Фикер алышу барышында “сөт” сүзе “әни”, “туган җир” кебек төшенчәләргә бәйле икәнлеге җиткерелде.
10.2-202 нче төркем студентлары шагыйрәнең “Сусау”, “Сагыш алкасы”, “Ирек”, “Тамга”, “Келәү”, “ANAHATA”, “Яланаяк” һ.б. шигырьләрен яратып укыдылар. Гөлфия Расилевна шагыйрәнең 2005 нче елда дөнья күргән “Болан кызы” җыентыгыннан аерым шигырьләрен укып ишеттерде. Түгәрәк өстәл барышында авторның иҗат үзенчәлекләре турында сүз барды. Аның поэзиясендә романтик һәм фәлсәфи катламнарның үрелеп баруы билгеләп үтелде. Гөлфия Расилевна Луиза Янсуар иҗатында Сәгыйть Рәмиев, Дәрдемәнд кебек классик шагыйрьләрнең йогынтысы күренүен искәртте, шулай ук аны “көчле рухлы шагыйрә” дип атап, әдибәнең иҗади куәтен, потенциалын ассызыклады. Шигырьләрдәге образлар системасы да җентекләп каралды. Шагыйрәнең дөнья әдәбияты белән якыннан таныш булуына, авангард мәдәнияткә мөкиббән икәнлегенә, хәзерге әдәбият һәм сәнгатьтәге агым-юнәлешләрне тирән белүенә басым ясалды. Ни кызганыч, Луиза Янсуар иҗатына тәнкыйть игътибары җитенкерәми, мөгаллимәбез тиздән аның романына мөнәсәбәтле бәя белән фәнни җәмәгатьчелек алдында чыгыш ясаячагын җиткерде.
Бу чара Тукай айлыгы — шигърият аеның бер матур йомгагы булды, Луиза Янсуар иҗатына тирәнрәк төшенергә, аның әсәрләренең үзенчәлекләрен ачарга һәм татар әдәбиятында аның урынын билгеләргә ярдәм итте. Әйтергә кирәк, әдәбият сөючеләрне Луиза Янсуар 2025 елда нон-фикшн жанрында “Минем чәчем җиде толым” романы белән сөендерде. Роман 2026 елда китап буларак дөнья күргәннән соң, аның презентациясен “Рухият” кысаларында уздыру теләге барлыгы да әйтелде.
Адилә Шәйхетдинова, 10.2.-202 төркем студенты; фото: Центр профессионально развития "Дулкын", Дарья Анферова
Последние новости:
СНК «Lingua Oriens» – победитель конкурса «Шаг в науку» с проектом о переводе социальных текстов человеком и искусственным интеллектом
29.04.2026
«Созвучие» в пространстве музыки и тишины: выступление хорового коллектива ИФМК
29.04.2026
В ИФМК состоялось собрание старост академических групп
29.04.2026
“...Аңлау өчен мине ымсынулар, юксынулар кирәк, әрнүләр, соң өметне җиргә бәрүләр”
29.04.2026
Студенты ИФМК КФУ на Международной конференции в МГИМО
29.04.2026
