Бөтендөнья татар конгрессында очрашу
Студентлар Конгрессның эшчәнлеге белән якыннан таныштылар, төрле бүлекләрдә булдылар
Һәрбер татар кешесе Бөтендөнья татар конгрессы дигән оешманы күреп үк белмәсә дә, телевидение аша барлыгын ишетеп, белеп яши, аның эшчәнлеге турында яңалыкларны кызыксынып барлап бара, ул үткәргән чараларда катнашырга тырыша. Максаты татар халкын берләштерү, татар халкының милли-мәдәни, социаль-икътисадый һәм рухи үсешенә ярдәм күрсәтү; мәдәниятне, телне, традицияләрне торгызу һәм саклау булган әлеге оешма белән, аның хезмәткәрләре, башкарган эшләре, киләчәккә планнары белән якыннан танышу өчен, КФУның Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе студентлары Конгрессның үзенә кунакка килделәр.
Ишек төбеннән үк татар кешесенә булганча, студентларны хас ачык йөз белән каршы алдылар, хөрмәт белән конференцияләр залына уздырдылар. Очрашу башланганчы ук бүләк итеп бирелгән “Ерактагы якын туганнар” китабы (авторы – В.Имамов) символик мәгънәгә ия иде. Әлеге китаптагы кызыклы сәяхәтнамәләрне студентлар әле кайта-кайта кызыксынып укырлар.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисенең беренче урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Данис Фәнис улы Шакиров, студентларны һәм укытучыларны сәламләп, аларны КДУда татар теле һәм әдәбияты бүлеге оешуга 80 ел тулу белән котлады, уңышлар теләде. Үз чыгышында Данис Фәнис улы Конгресс оешуның кыскача тарихы, бүгенге көндәге эшчәнлеге белән таныштырды, студентларны конгресс эшчәнлегендә актив катнашырга чакырды. Һәр студент белән үз итеп сөйләшүе, аларның тормышы, укулары белән кызыксынып сораулар бирүе әңгәмәгә аерым бер җылылык, җанлылык өстәде.
КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Рифкать улы Җамалетдинов Конгресс белән институтның, аерым алганда Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе студентларының тыгыз аралашып яшәүләре, уңышлы хезмәттәшлек алып барулары турында сөйләде, студентларга киләчәктә бу оешма белән һәрдаим аралашуларын теләде, үзенең киңәшләрен бирде.
Очрашуда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары – Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты җитәкчесе Марс Рифкать улы Тукаевның әлеге оешмада ничек эшләп китүе, мондагы эшчәнлегенең үзенчәлекләре турында тәфсилләп сөйләвен студентлар аерым бер кызыксыну белән тыңладылар.
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Милли мәгариф, мәдәният һәм спорт комитеты җитәкчесе Разил Ринат улы Зиннәтуллин да кунакларны сәламләп, зур юбилей белән котлады.
Россия регионнарындагы татар массакүләм чаралары белән эшләү бүлеге җитәкчесе, танылган яшь шагыйрь – Булат Хәким улы Ибраһимов студентларны үзенең иҗат җимешләре белән таныштырды.
Иң мөһиме – студентлар белән бу очрашуда катнашкан Д.Ф.Шакиров, М.Р.Тукаев, Р.Р.Зиннәтуллин, Б.Х.Ибраһимов – төрле елларда КДУның татар факультетында укыганнар, аны уңышлы тәмамлап, бүгенге көндә зур уңышларга һәм танылуга ирешкән шәхесләр. Аларның эшчәнлеге, тырышлыгы, максатчанлыгы студентларга үрнәк булырлык.
Соңыннан студентлар Конгрессның эшчәнлеге белән якыннан таныштылар, төрле бүлекләрдә булдылар.
Чыганак: гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы доценты Р.С.Нурмөхәммәтова.
Последние новости:
Заседание Ученого совета ИФМК КФУ по подведению итогов за 2024 год.
Ринат Сафа улы Мөхәммәдиев белән “Ак кыялар турында хыял” дип исемләнгән очрашу була
26.12.2024
Нәкый Исәнбәткә - 125!
25.12.2024
Заседание Ученого совета ИФМК КФУ от 23.12.2024 г.
25.12.2024
Завершено обучение в рамках дополнительного образования "Базовый гончарный курс "