“Баш мөхәррир сүзе”: КФУ студентлары әйдәп баручы татар газеталары баш мөхәррирләре белән очрашты
КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында танылган журналистлар, татар газеталары баш мөхәррирләре белән очрашу узды
25 ноябрь көнне КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында танылган журналистлар, татар газеталары баш мөхәррирләре белән очрашу узды. Студентлар белән аралашырга «Шәһри Казан» газетасының баш мөхәррире Радик Сабиров һәм «Ватаным Татарстан» газетасының баш мөхәррире Илназ Фазуллин килгән иде.
Очрашу гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы тарафыннан Казан дәүләт университетында татар теле һәм әдәбияты бүлегенең 80 еллыгын билгеләү декадасы кысаларында уздырылды.
Чарада журналистика юнәлешендә укучы студентлар һәм югары мәктәп укытучылары катнашты. Очрашуда чакырылган кунаклар үзләренең журналистика өлкәсендәге эшчәнлекләре, хезмәт юлындагы кызыклы вакыйгалар һәм киләчәккә планнары белән уртаклаштылар, студентларның кызыксындырган сорауларына җаваплар бирделәр.
«Шәһри Казан» газетасының баш мөхәррире Радик Сабиров үзенең студент елларындагы җылы хатирәләре белән бүлеште.
«Шундый матур чагыгыз, шушы матур вакытның кадерен белеп калырга кирәк. Студент еллары җылы хатирәләр калдыра торган еллар. Миңа бүген дә институтта укыганда катнашкан «Студентлар язы», төрле бәйгеләр, спорт ярышлары искә төшә. Без аларны, зарыгып көтеп ала, алдан тырыша-тырыша әзерләнә идек. Шушы вакытның тәмен тоеп, кадерен белеп калырга тырышыгыз. Бервакытта да татар бетә, милләт бетә дигән сүзне әйтмәгез. Эшегез сүздә түгел, гамәлдә булсын», – диде ул.
«Ватаным Татарстан» газетасының баш мөхәррире Илназ Фазуллин булачак журналистларга үзенең киңәшләрен бирде, аларны һәрвакыт актив булырга өндәде.
«Татар телен сакларга кирәкми, аны кулланырга кирәк. Бу инде мин генә әйткән сүз түгел, аны бүген күп җирләрдә кабатлыйлар. Бу – бүгенге көннең тенденциясенә әверелсен иде. Татарча уйларга, татарча сөйләшергә һәм татар газеталарын укырга кирәк, матбугатны күзәтеп барырга. Максатлар куеп, аларга ирешергә, алынырга, кемдер эшләгәнен көтеп утырырга кирәкми, фикер килсә, аны шунда ук тормышка ашырыр өчен тырышырга», – диде ул.
10.2-101 төркем студенты Зөлфия Шәвәлиева
Гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы доценты Г. Ә. Нәбиуллина
Последние новости:
Повышение квалификации учителей иностранного языка средних общеобразовательных школ
26.11.2024
“Баш мөхәррир сүзе”: КФУ студентлары әйдәп баручы татар газеталары баш мөхәррирләре белән очрашты
26.11.2024
Татфаклылар - татар сәхнәсендә!
26.11.2024
Казан университетында татар филологиясе
25.11.2024
Минһаҗева Ләйлә Ихсан кызына “Ветеран” күкрәк билгесе тапшырылды
25.11.2024