Башкортостан Республикасы делегациясе белән очрашу | ИФМК КФУ

Адрес для получения консультаций по приему:
г. Казань, ул. Татарстан д.2, кабинет 213

Телефон для получения консультаций по приему:
8 (993) 410-05-44

Башкортостан Республикасы делегациясе белән очрашу

15 февраль көнне Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты Башкортостан Республикасы делегациясе вәкилләрен кабул итте

15 февраль көнне Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты Башкортостан Республикасы делегациясе вәкилләрен кабул итте. Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф Югары мәктәбенең деканы Рамил Мирзаһитов мәртәбәле кунакларны югары мәктәпнең эшчәнлеге һәм инфраструктурасы белән таныштырды.

Делегация вәкилләре арасында язучылар Варис Акбашев, Дилә Булгакова, Фәния Габидуллина, Халисә Янгирова, Рамил Чурагулов, Илдус Тимерханов, Рәзифә Сахапова һ.б. катнашты. Башкортостан язучыларын һәм журналистларын Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров һәм институтның директоры Рәдиф Җамалетдинов та сәламләде.

«Казан федераль университетның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты — татар интеллигенциясе вәкилләренең яшь буынын әзерләүче төп мәгърифәт учагы. Биредә яшьләр конкуренциягә сәләтле, заман шартларына туры килгән белгечлек алалар», — дип искәртте Данис Шакиров.

Рәдиф Җамалетдинов нинди юнәлешләр буенча белем алу мөмкинлекләрен, стипендияләр күләме, студентларның географиясе һәм үз белемнәрен куллана алу, төрле оешмаларда практика үтү мөмкинлекләре турында сөйләде. «Яшьләр хәзер үзенчәлекле, алар – прагматиклар.  80-90нчы елларда Россиянең төрле төбәкләреннән бик күпләп укырга киләләр иде, ләкин замана үзгәрә. Хәзерге балалар татар теле белән әдәбиятын гына өйрәнергә түгел, ә туган телне башка өлкәләрдә дә кулланырга телиләр”, — диде ул.

Язучылар берлеге рәисе урынбасары, танылган шагыйрь, галим Рифат Җамал бердәм булуның, очрашуларның мөһимлеген һәм телнең милләт язмышында тоткан урыны турында әйтте. «Милләтне милләт итә — тел», — ди ул.

Алга таба очрашу кафедра мөдирләрен тәкъдим итү белән дәвам итте. Татар теле белеме кафедрасы җитәкчесе Гөлшат Галиуллина, татар әдәбияты кафедрасы мөдире Флера Сайфулина, профессор Әлфия Юсупова, филология фәннәре кандидаты, шагыйрә Халисә Ширмән Башкортостаннан килгән кунаклар белән очрашырга бик шат булуларын әйттеләр. Институтта эшләп килгән түгәрәкләр: «Раушан» студентлар газетасы, «Бәйрәм» фольклор-инструменталь ансамбле, «Яшьлек» бию төркеме, «Әллүки» әдәби берләшмәсенең уңышлары да сүзгә алынды.

Халык шагыйре, журналист Рәдиф Гаташ татар филологиясе кафедрасының 2024нче елда 80 еллыгын бәйрәм итүен искә алды. Ул кыскача барлык мөһим этапларны, шәхесләрне исәпкә алып, татар бүлегенең тарихын тарихын сөйләде.

Делегация вәкилләре күрешүләрнең, тәҗрибә белән уртаклашуның һәм алга таба да элемтәдә торырга кирәклегенең мөһимлеген ассызыклап, институтта гамәлгә куелган юнәлешләргә, җиһазландыру һәм укыту дәрәҗәсенә сокланып киттеләр.

 

2 курс студенты, Билалова Камилә

Фото: Айгуль Садикова