Без кайтырбыз туган илләргә, Башлар гына исән-сау булсын...
Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган әдәби кичә узды
27 нче гыйнвар көнне Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында «Без кайтырбыз туган илләргә, Башлар гына исән-сау булсын» (Ф.Кәрим) дип исемләнгән, Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган әдәби кичә узды.
Чараны татар әдәбияты кафедрасы профессоры Ләйлә Ихсан кызы Минһаҗева ачып җибәрде. Ул Бөек Ватан сугышы турында, бөтен ил халкының туган җирне дошманнардан саклау өчен, гадел сугышка күтәрелүе турында сөйләде.
Кичәдә фронтовик язучылар, герой-шагыйрь Муса Җәлил, Фатих Кәрим, Абдулла Алиш, Гадел Кутуй һәм башкаларның әсәрләре яңгырады, истәлекләр, тетрәндергеч сугыш чоры хатлары укылды. “Ант”, “Җырларым”, ”Вәхшәт”, “Эз”, “Торыгыз, Мусалар!”, “Кирәкми безгә сугыш”, “Үзем турында җыр”, “Батырлык турында” шигырьләре, “Сагыну”дан өзек төрле телләрдә яңгырады. Чара “Озатып вокзаллар каршында”, “Тынычлык җыры” җырлары, скрипкада уйналган көйләр белән үрелеп барды.
Кичәнең төп кунагы — Фоат Галимулла улы Галимуллин иде. Ул — ятимлек ачысын да татыган, ачлык белән дә күзгә-күз очрашкан сугыш чоры баласы. Профессор үзенең чыгышын Фатих Кәримнең кызы Ләйлә ханым белән, шагыйрьнең гомере өзелгән Кенигсберг шәһәренә бару тарихы белән башлады. Соңыннан гаилә тарихы, әтисе турындагы истәлекләр белән дә бүлеште. Әтисе фронтка киткәндә Фоат абыйга нибары 5 ай була. Галимулла абый 1944 нче елда, Мәскәү тирәсендә барган сугышларда вафат. Фоат Галимулла улы студентларга, үзенең күңел халәтен чагылдырган, Шәүкәт Галиевның “Әткәйгә хат” поэмасын да укып узды. Әлеге әсәр һәркемнең күңел түренә үтеп керде.
Чарага татар әдәбияты кафедрасы мөдире — Флёра Сәгыйть кызы Сайфуллина да чакырылган иде. Ул әлеге кичәдән алган хис-кичерешләре, уй-фикерләрен белән бүлеште. Оештыручыларга, катнашкан студентларга үзенең рәхмәтләрен җиткерде.
«Без кайтырбыз туган илләргә, Башлар гына исән-сау булсын» (Ф.Кәрим) дип исемләнгән, Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган әдәби кичәне оештырган мөгаллимнәребез Ләйлә Ихсан кызына, Гөлүсә Фәрит кызына, чарада катнашкан Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф Югары мәктәбе студентларына зур рәхмәтебезне белдерәбез. Бу кичә студентларның хәтерендә күп еллар сакланыр. Ватан иминлеге өчен гомерен биргән ата-бабаларны, герой шагыйрьләрнең батырлыгын онытырга безнең хакыбыз юк! Күкләребез аяз, илләребез тыныч булсын иде…
Шәйхетдинова Әдилә, 10.202 гр., Татар әдәбияты кафедрасы
Последние новости:
Заседание ученого совета ИФМК КФУ от 29.01.2025 г.
29.01.2025
Продолжается приём заявок на Грант Правительства Республики Татарстан «Алгарыш»!
29.01.2025
Приглашаем студентов на интерактивную лекцию «Кузница миров: как издают фантастику в 2025-м году?»
29.01.2025
Студентка ИФМК КФУ награждена памятной медалью Президента России
29.01.2025
«В жизни всегда есть место подвигу»
28.01.2025