Безнең егетләр - беренчеләр!
Казан шәһәренең Чулпан мәдәният залында “Әйдә ШаяРТ” татар лигасының 1/4 финалы узды
2 нче июнь көнне, Казан шәһәренең Чулпан мәдәният залында “Әйдә ШаяРТ” татар лигасының 1/4 финалы узды. Г. Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәп егетләре «Шәлперәймәс егетләр» исеме астында чыгыш ясап үз группасында беренче урынга ия булдылар.
Бәйге ике мотордан торды. Беренче моторда “Крәшеннәр” жыелма командасы, Казан шәһәреннән “Сугангстеры”, Әтнә районыннан “Әтнә шутниклары”, Сарман районыннан “Дөбер-шатыр” һәм КФУның “Шәлперәймәс егетләр” командасы катнашты. Икенче моторда исә, “Сабалета”, “Зыян гына”, “Безнекеләр”, “Супер керәшен”, “Татмак”, “Мәхәббәт”, һәм “Казан яшьләр лигасын»да жиңү яулаган командалар көч сынашты.
Безнең такым көчле бәйгедә үз тамашачыларына җәйнең беренче көннәрендә иҗат иткән өр-яңа чыгышын күрсәтеп җиңүче булды, ярымфиналга үтте.
«Әйдә, ШаяРТ» 1/4 финал уенының җюри әгъзалары да бик көчле иде. Егетләр язган мәзәкләрне Рамиль Агдеев, Айваз Садыров, Рамиль Закиров, Ринат Рахматуллин бәяләделәр.
Егетләргә алдагы уеннарында да зур уңышлар теләп калабыз, без сезнең белән горурланабыз!
Хуснутдинов Дамир Хайдарович
Последние новости:
105 лет со дня рождения Шакировой Лии Закировны
09.02.2026
Проверь себя на «Знание. Игра»
09.02.2026
Твой путь: от выбора профессии к поступлению
09.02.2026
Студенты ИФМК КФУ поучаствовали в благотворительно-просветительском проекте
06.02.2026
В ИФМК КФУ прошли курсы по программам повышения квалификации
06.02.2026
