Булачак татар журналистлары полиция тарихы музеенда
КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты студентлары Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы тарихы музеена экскурсиягә бардылар
26 ноябрь көнне КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты студентлары Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы тарихы музеена экскурсиягә бардылар. Алар белән бергә музейда институт директоры Р.Р. Җамалетдинов, Г.Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе деканы Р.Х. Мирзаһитов, декан урынбасары А.Ф. Юсупов, профессор Ә.Ш. Юсупова, доцент Р.С. Нурмөхәммәтова да булды.
Экскурсия алдыннан институт директоры Р.Р.Җамалетдинов Казан университетында татар теле һәм әдәбияты бүлеге оешуның 80 еллык юбилее уңаеннан үткәрелә торган декадник барышы турында хәбәр итте, бу экскурсия дә әлеге чараларның берсе булуын ассызыклап, бүлекне тәмамлаган танылган шәхесләр белән очрашулар сериясе үткәрелүен искәртте. Һәм КДУның татар филологиясе, тарихы һәм көнчыгыш телләр факультетын 1992 елда елда тәмамлаган, бүгенге көндә Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре идарәсе башлыгы булып эшләүче Надир Дамир улы Закировка сүз бирде. Әлеге җылы очрашу вакытында Надир Дамирович үзенең студент еллары турында истәлекләре белән уртаклашты, студентларга үзенең киңәшләрен бирде.
Соңыннан студентлар музей залларындагы экспонатлар белән таныштылар. Әлеге музейда полициянең XIX гасырдан бүгенге көнгә кадәр тарихы җентекләп тасвирланган. Кыйммәтле оригинал экспонатлар тәкъдим ителгән (городовой, милиционер, чекистларның мундирлары; полиция хезмәткәрләренең һәм җинаятьчеләрнең кораллары үрнәкләре һ.б.). Узган гасырның 20 нче еллар милиция участогы манекеннар ярдәмендә сурәтләнгән. Кызыклы тарихи стендлар шулай ук студентларның игътибарыннан читтә калмады, алар хәзерге экспонатларны да зур игътибар белән карадылар.
Чыганак: гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы доценты Р.С.Нурмөхәммәтова.
Последние новости:
Создаём и поём: стажёры ИФМК погружают гостей «Телфеста» в культуру Китая
20.04.2026
Доцент КФУ представила опыт подготовки кадров для конгрессно-выставочной отрасли в Торгово-промышленной палате России
20.04.2026
Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф Югары мәктәбе студентлары – татар теленнән XIII Халыкара олимпиада призерлары!
20.04.2026
Закрой глаза и увидишь: как звучал Восток на TelFest-2026
20.04.2026
На фестивале «ТелФест» кафедра контрастивной лингвистики ИФМК КФУ провела серию мастер-классов на английском языке
20.04.2026
