БУЫННАН БУЫНГА: ПЕДАГОГИК ТРАДИЦИЯЛӘРНЕ САКЛАУЧЫ ГАЛИМ БЕЛӘН ОЧРАШУ
Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбендә студентлар фәнни түгәрәгенең чираттагы утырышы узды.
Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең татар теле белеме кафедрасында эшләп килгән «Хәзерге татар теленең актуаль проблемалары» студентлар фәнни түгәрәгенең чираттагы утырышы Харисовлар династиясенә багышланган иде.
Россиядә 8 нче февральдә фән көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан быел институтыбызда югары уку йортларында эшләүче фәнни династияләр вәкилләре белән очрашулар үткәрелә башлады. Очрашуда Харисовлар династиясенең иң олы вәкиле, Казан федераль университетының татар теле белеме кафедрасы профессоры, педагогика фәннәре докторы Фираз Фахраз улы Харисов чыгыш ясады.
Башкортстанның Яңавыл районы Истәк авылында Фахраз абый һәм Газимә апалар гаиләсе татар мәгарифенә дүрт ир-егет үстерә. Егетләр урта белемне Яңавыл шәһәренең 1 нче мәктәбендә алалар. Династиягә аларның әнисе Газимә Харисова нигез сала. Ул күп еллар дәвамында тәрбияче булып эшли.
Фираз Фахраз улы – Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе (2007), Татарстанның атказанган укытучысы (2001), Россия Федерациясенең мактаулы югары һөнәри белем бирү хезмәткәре (2004), Каюм Насыйри исемендәге премия лауреаты (1998) һ.б. күкрәк тамгалары, медальләр белән бүләкләнгән шәхес. Галим мәктәпне тәмамлагач, 1969 нчы елдан авыл мәктәбендә эшли. 1971-1973 нче елларда Совет Армиясендә хезмәт итә. 1978 нче елда Казан педагогия институтын тәмамлаганнан соң, шунда эшли башлый. 1987 нче елдан Татар гуманитар-педагогия университетында бүлек начальнигы, 1991-2011 нче елларда укыту-тәрбия эшләре буенча проректор, бер вакытта 2001-2009 нче елларда татар теле һәм мәдәниятара бәйләнешләр, 2012-2015 нче елларда татар теле һәм методика кафедралары мөдире вазифаларын үти.
Университетта 20 елдан артык кандидатлык һәм докторлык диссертацияләре яклау советы әгъзасы. Аның җитәкчелегендә алты аспирант кандидатлык диссертациясе яклый. Бүгенге көндә ул – 100 дән артык монография, ВУЗ һәм мәктәп программалары, дәреслекләр, методик кулланмалар, сүзлекләр һәм 500 дән артык мәкалә авторы.
Ф.Ф. Харисовның хатыны Чулпан Мөхәррәм кызы — педагогика фәннәре докторы, Казан федераль университеты профессоры, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, Татарстанның атказанган укытучысы, Каюм Насыйри исемендәге премия лауреаты, Татарстанның мактаулы мәгариф остазы бүләкләренә ия. Ул Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы уздырган «Ел китабы – 2017» конкурсында беренче дәрәҗәле дипломга лаек була, КФУ һәм ТГПУ галимнәре арасында уздырылган фәнни-методик китаплар конкурсында 12 тапкыр җиңүче булып таныла. Ч.М. Харисова монографияләр, дәреслекләр, уку-укыту кулланмалары, күп мәкаләләр авторы.
Династиянең дәвамчылары – уллары Илшат һәм кызлары Гөлшат та үз өлкәләрендә педагогик хезмәт куялар.
Илшат Фираз улы Харисов – икътисад фәннәре кандидаты. Мәскәү дәүләт университетында аспиарантурада укый. Студент елларында В. Потанин исемендәге стипендиягә ия була. 2005 нче елда Американың Бостон шәһәрендә магистратурада укый, Гарвард университетында стажировка уза. Гөлшат Фираз кызы Шакирова– психология фәннәре кандидаты, КФУның Психология һәм мәгариф институтындагы педагогик психология кафедрасы доценты, психология фәннәре буенча PhD диссертациясе яклый (АКШ), «Инновацион белем бирү психологиясе һәм сәләтле балаларны үстерү» магистрлык программасы җитәкчесе, Европа психология җәмгыятенең сертифицияләнгән психологы, күп кенә грантлар һәм премияләр белән бүләкләнгән. Басылып чыккан 70 тән артык хезмәте бар.
Фарис Фахраз улы Харисов – педагогика фәннәре докторы, профессор, Россия мәгариф академиясенең мөхбир әгъзасы, РФның һәм ТРның атказанган укытучысы. 1997-2004 нче елларда – Татарстан Республикасы мәгариф министры, 2005-2012 нче елларда – Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгарифне үстерү федераль институты директоры, 2009 нчы елдан «Здоровьесберегающее образование» исемле журналның баш мөхәррире, 2012-2021 нче елларда Россия Дәүләт Думасындагы Мәгариф һәм фән комитетының экспертлар советы рәисе, 2021 нче елдан башлап Дәүләт Думасындагы милли эшләр буенча комитетның Россия халыкларының рухи-әхлакый кыйммәтләрен саклау, үстерү һәм физик тәрбия бирү буенча эш төркемендә җаваплы сәркатип була. Татарстан халыклары телләре турында закон кабул ителгәч, Фарис Фахраз улы Казанның 2 нче номерлы рус телендә белем бирү мәктәбендә, 1988 нче елдан беренчеләрдән, татар сыйныфлары оештыра. 1991 нче елда шул мәктәп бинасында 5 нче татар гимназиясен ачтыра. Шулай ук аны Казанның Авиатөзелеш районы мәгариф бүлеге мөдире итеп куялар. Аның тормыш иптәше Харисова Людмила Алексеевна да педагогика фәннәре докторы һәм профессор. Казанда күп еллар буе тарих һәм инглиз телен укыта, Казан шәһәренең 5 нче гимназиясе директорының фән буенча урынбасары, РТның мәгарифне үстерү институтында «Мәктәп һәм дин» лабораториясе җитәкчесе булып эшли, 20 елга якын Мәскәүдә педагогика һәм психология буенча диссертацияләр яклау советы әгъзасы булып тора.
Фәрит Фахраз улы Харисов – Россия Федерациясе гомуми белем бирү өлкәсенең мактаулы хезмәткәре, Башкортостанның атказанган мәгариф хезмәткәре, мәгариф отличнигы, утыз елдан артык Яңавыл шәһәрендә мәктәп һәм гимназия директоры, шәһәр мәгариф бүлеге мөдире булып эшли. Күп еллар буе Россия география оешмасының Яңавыл бүлеген җитәкли. Район ике тапкыр Башкортостанда 1 нче урынга чыга. Өч тапкыр Яңавыл шәһәр советы рәисе вазифаларын үти. Фәрит Фахраз улы 1 нче Бөтенроссия мәгариф оешмаларының конкурсы лауреаты, «Бөтенроссия хезмәт даны» проекты кысаларында «Россиянең мактаулы педагогы» исемле 2 нче һәм 1 нче дәрәҗәдәге медальләр иясе. Мәгариф өлкәсендә гаять зур өлеш керткән шәхес истәлегенә «Рухи һәм физик сәламәтлек – шәхес үсешенең нигезе» дигән темага беренче фәнни-гамәли конференция узды.
Фәнит Фахраз улы Харисов – педагогика фәннәре кандидаты, Россия Федерациясе гомуми белем бирү өлкәсенең мактаулы хезмәткәре, Татарстанның атказанган укытучысы, ТРның «Фидакарь хезмәт өчен» һәм «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәте өчен», «Бөтендөнья татар конгрессы» Халыкара Берлеге медальләре белән бүләкләнгән, «Укытучы-эзленүче – 2011» республика гранты иясе, 2014 нче елда «Безнең иң яхшы директор» гранты жиңүчесе. Республиканың «Гомуми белем бирү оешмаларының иң яхшы директоры — 2014» конкурсы лауреаты. Ул 35 елга якын Казанның 15 нче татар гимназиясендә директор булып эшли. Гомуми фәнни-педагогик стажы – 40 ел.
Династия вәкилләренең һәрберсе илебез һәм республикабызның мәгариф үсешенә зур өлеш керткән шәхесләр. Әлеге очрашу укучыларны яңа максатларга рухландырды.
2 курс студенты Илүзә Минһаҗева, фото: авторныкы
Последние новости:
«Сердца их отважны, а помыслы чисты! Мужские портреты в музыке»
19.02.2026
«МагистриУм» 2026!
19.02.2026
«Калейдоскоп культур» глазами филологов кафедры русского языка как иностранного
19.02.2026
«ДЖАЛИЛОВСКИЕ ЧТЕНИЯ»
19.02.2026
Республиканская олимпиада по русскому языку для школ с родным (нерусским) языком обучения
19.02.2026
