БӘШИР РӘМИЕВ ИСЕМЕНДӘГЕ IТ-ПАРКТА РОССИЯ ФӘНЕ КӨНЕНӘ БАГЫШЛАНГАН КҮРГӘЗМӘ УЗДЫ
Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең студентлары Бәшир Рәмиев исемендәге IТ-паркта Россия фәне көненә багышланган күргәзмәдә булдылар.
Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең татар теле белеме кафедрасында эшләп килгән «Хәзерге татар теленең актуаль проблемалары» дип исемләнгән фәнни түгәрәк студентлары Бәшир Рәмиев исемендәге IТ-паркта Россия фәне көненә багышланган күргәзмәдә булдылар.
Күргәзмәдә төрле уку йортларыннан төрле проектлар тәкъдим ителде. Алар арасында сәнгать, спорт аналитикасы, нефтехимия, авыл хуҗалыгы һәм медицина кебек заманча тармакларны алга этәрүче эшләр бар иде.
Казан дәүләт мәдәният институты студентларга стрессны җиңеп чыгарга ярдәм итүче арт-терапия капсуласын тәкъдим итте. Бу технология кешенең психо-эмоциональ халәтен датчиклар һәм ясалма интеллект ярдәмендә анализлый. Шулай ук күргәзмәнең бер өлешендә әлеге институтның сәләтле студентлары үз куллары белән теккән, татар милли орнаментлары белән искиткеч матур итеп бизәлгән кием-күлмәкләр дә тәкъдим ителгән иде.
Казандагы абруйлы урта һөнәри белем бирү учреждениеләренең берсе булган Н.И. Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы студентлары кул эшләнмәләрен тәкъдим иттеләр. Әлеге сәнгать җимешләренең матурлыгы, барлык бизәкләрнең урынлы кулланылуы кунакларны сокландырды.
Күргәзмәдә спорт аналитикасыннан башлап, алдынгы сәнәгать технологияләренә кадәр күп төрле казанышлар күрсәтелде. Бу чара Татарстанның фәнни потенциалын, инновацион эшчәнлеген һәм киләчәккә омтылышын тагын бер кат раслады, кунакларның кызыксынуларын арттырды.
1 курс студентлары Гүзәл Басыйрова һәм Айсылу Шакиров, фото: авторларныкы
Последние новости:
«Сердца их отважны, а помыслы чисты! Мужские портреты в музыке»
19.02.2026
«МагистриУм» 2026!
19.02.2026
«Калейдоскоп культур» глазами филологов кафедры русского языка как иностранного
19.02.2026
«ДЖАЛИЛОВСКИЕ ЧТЕНИЯ»
19.02.2026
Республиканская олимпиада по русскому языку для школ с родным (нерусским) языком обучения
19.02.2026
