Чордашым, хезмәттәшем Флера Әкрәм кызы Ганиева (25.03.1940 —15.09.2025)
Мин Флераны 1959 елда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә кабул ителгәнемнән бирле, ягъни 60 елдан артык беләм.
Телебездә күпгасырлык тормыш тәҗрибәсенә таянып әйтелгән “Яман хәбәр хак булса” дигән гыйбарә еш ишетелә. Ни кызганыч, бу сүзләр һәрчак диярлек чынбарлыкка туры килеп тора. Һәрвакыт хәрәкәттә, тынгысыз табигатьле Флера ханымның да вафатына әүвәл бер дә ышанасы килмәгән иде. Әмма тиз арада реаль хакыйкать югарыда телгә алынган сүзләрнең чынлыгына ышанырга мәҗбүр итте.
Мин Флераны 1959 елда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә кабул ителгәнемнән бирле, ягъни 60 елдан артык беләм. Ул, гәрчә миннән бер яшькә кечерәк булса да, инде шушы бүлекнең өченче курсында укый иде. Шунысын да искә төшерик: аның татар теле һәм әдәбияты белгече булырга омтылуы табигый һәм мантыйкый иде. Ул — халкыбызның бик күп кенә күренекле әһелләрен биргән Арча ягы кызы, бөек Тукайның якташы. Бу районның Шура авылында туып үскән Флера атаклы Кырлай авылындагы мәктәптә урта белем ала. Аны тәмамлау белән 1957 елда Казан университеты студенты булу бәхетенә ирешә. Без укырга кергәндә ул тарих-филология факультетының һәм татар бүлегенең бик актив, билгеле шәхесе иде. Әйбәт, тырышып укуы белән бергә, мәдәни-рухи тормышның үзәгендә кайнады. Мин әле аның шул вакытларда ук сәхнәләрдә матур итеп җырлавын хәтерлим. Арча ягы кызы бу сыйфатын гомере буе саклады, укытучы буларак үз шәкертләрен дә милли сәнгать рухында тәрбияләүгә зур өлеш кертте, төрле мәдәни чаралар оештыруда башлап йөрүчеләрнең берсе булды. Шунысын да искә төшкерү, шәт, урынлыдыр: Флера укыган студентлар төркеме бик көчле иде. Бераздан алар тормышыбызның төрле тармакларында бик тә нәтиҗәле хезмәт куйдылар. Ни үкенеч, инде аларның да шактые бакыйлыкка китеп барды. Әле менә шушы елның июнь урталарында гына (15. 06. 2025) фән кандидаты, татар телен өйрәнүгә һәм өйрәтүгә, бигрәк тә аның фонетикасын эксперименталь юл белән тикшерүгә зур өлеш керткән Тәүфыйк Ибраһимовны соңгы юлга озаттык.
Тырыш, оештыру сәләтенә ия булган Флераны татар әдәбияты кафедрасы мөдире Хатыйп Госман югары курсларда укыган вакытта ук үзенә лаборантка итеп эшкә алды. 1962-1965 елларда инде Флера Әкрәм кызы аспирантурада укыды. Ул заманында бик тә популяр булган, әмма шәхес культы елларында читкә кагылган Мәхмүт Галәү (1886-1938) иҗатын өйрәнеп, бигрәк тә аның “Мөһәҗирләр”, “Болганчык еллар” исемле тарихи романнарын тикшереп, шактый гына мәкалә-хезмәтләр язды, доклад-чыгышлар ясады. 1990 елда кандидатлык диссертациясен яклады. Дөресен генә әйткәндә, ул бу гамәлен дә хезмәттәшләренең кат-кат үгетләүләрен искә алып кына башкарды. Аның фикеренчә, иң мөһиме – хезмәтләрең булу, ә яклау – формаль гамәл.
Моңа кадәр лаборант, ассистент, өлкән укытучы баскычларын үткән Флера Әкрәм кызы диссертация яклагач, доцент дәрәҗәсен алды, бераздан профессор вазыйфаларын да башкарды.
Мәгълүм булганча, узган гасыр ахырларында милли хәрәкәт көчәеп китте. Фән, мәгариф системасы өчен югары квалификацияле кадрлар әзерләү аеруча актуальләште. Казан университетында татар теле һәм әдәбияты бүлеге нигезендә “Татар филологиясе, тарихы һәм көнчыгыш телләре факультеты” ачылып, тиз арада гөрләтеп эшли башлады. Чаллы, Ижау, Самара, Төмән һәм кайбер башка төбәкләрдә дә милли бүлекләр ачылды. Шул дулкында Казанда 1992 елда Татар көллияте, 1996 елда шуның нигезендә Татар гуманитар Институты эшли башлады. Флера Әкрәм кызы – аларны оештыручы һәм җитәкчеләренең берсе. 1993-2005 елларда – проректор. (Ректорлары – Илдус Заһидуллин (1993-1997), Васил Гайфуллин (1997-2005)]. Бу уку йорты гаять кыска вакыт эчендә тел-әдәбият белгечләре, гуманитар тармак укытучылары хәзерләүдә бик тә мөһим эшләр башкарды. Кызганыч ки, бу институт 2005 елда педуниверситет составына кертелде, аның исеме хәзер транспорт тукталышында кына сакланып калды. Әмма бу уку йорты әзерләгән, анда укыган затлар хәзер дә милли мәгариф йөген төпкә җигелеп тартучылар арасында.
Флера ханым алга таба үз эшчәнлеген дистә елдан артык Казан дәүләт (бераздан федераль) университетта дәвам иттерде. Ярты гасырдан артыкка сузылган педагогик хезмәтендә ул татар әдәбиятының төрле чорларын (күбрәк – совет дәверен), тармакларын укытты, күпләгән курс һәм диплом эшләре белән җитәкчелек итте. Фольклор экспедицияләрендә, педпрактикаларда күп мәртәбәләр катнашты. Аерым авторлар, проблемалар буенча мәкалә-хезмәтләр язды. Аның академик басмаларда, әдәбият тарихы китапларында материаллары бар. Флера ханым аеруча мәктәпләр, уку йортлары өчен дәреслек-әсбаблар хәзерләүдә озак еллар буе, нәтиҗәле эшләде. Әдәби тәнкыйть, рецензияләр язу да аның өчен чит түгел иде. Үзенең активлыгы, таләпчәнлеге белән студентлар, мөгаллимнәр арасында абруй казанды.
Өлкәнрәк буын вәкилләре Казан педагогия институты ректорының кабул итү бүлмәсендә озак еллар буе секретарь булып эшләгән Мәймүнә апаны яхшы хәтерлидер. Аның таләпчәнлеге, хәбәрдарлыгы, хәтта ректор хәл итә алмаган мәсьәләләрне дә ачыклавы хакында күп сөйлиләр. Мәймүнә ханым – Флера Әкрәм кызының әнисе. Аларның төс-кыяфәтләре белән генә түгел, хәтта холык-фигыльләре белән дә үзара охшашлыгы хакында күпләр искәртә.
… 16 нчы сентябрьнең матур кояшлы көнендә Казан шәһәренең Бондаренко урамындагы 4 нче йорт ишегалдына инде мәрхүмә булган Флера ханымны соңгы юлга озатырга гаҗәеп күп халык җыелган иде. Аларның күпчелеге, әлбәттә, остазның шәкертләре, хезмәттәшләре, туган-тумачалары. Хакимият вәкилләре, журналистлар, киң катлам зыялылар да шактый иде. Озату мәрасимен Апанай мәчете имамы Нияз хәзрәт алып барды. Анда КФУның филология институты директоры Рәдиф Җамалетдинов, Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе Данис Шакиров, Татарстан Фәннәр академиясенең вице-президенты Айнур Тимерханов, шагыйрь Ләбиб Лерон, Татар гуманитар институтның элеккеге җитәкчеләре, Г. Ибраһимов исемендәге Институт директоры Илгиз Халиков, КФУ профессорлары Фоат Галимуллин, Хатыйп Миңнегулов, Васил Гарифуллин һәм башкалар җыелган халыкка үзләренең фикер-кичерешләрен җиткерделәр. Чыгышларда мәрхүмәнең күпкырлы һәм дәвамлы, нәтиҗәле эшчәнлеге, әхлакый сыйфатлары югары бәяләнде, аның милләткә хезмәт итүенә аеруча басым ясалды. Бу мөхтәрәм затның үлеме зур югалту булуы аеруча ассызыкланды.
Флера Әкрәм кызының җәсәде шул ук көнне, ягъни 16 сентябрь көнне Казанның Кадыш зиратында кабергә иңдерелде. Мөхтәрәмә затыбызның тормышы-эшчәнлеге, үлеме, аны бакыйлыкка озату чаралары турында вакытлы матбугатта, радио-телевидениедә, интернетта күп кенә материаллар, мәгълүматлар дөнья күрде.
Хатыйп Миңнегулов — КФУ профессоры
Последние новости:
Чордашым, хезмәттәшем Флера Әкрәм кызы Ганиева (25.03.1940 —15.09.2025)
20.09.2025
Ежегодный молодежный научно-образовательный фестиваль, посвященный Дню русского языка
В ИФМК КФУ пройдет Олимпиада для школьников городов и муниципалитетов стран БРИКС+
19.09.2025
Уважаемые абитуриенты!
19.09.2025
ИФМК КФУ провел Международную просветительскую акцию «Межнациональный диктант»
19.09.2025