“Чын асылташлар” сирәк, әмма, бар!”
Татар телендә иҗат итүче мәктәп укучылары арасында “Илһам” – Бөтенрәсәй яшь язучылар бәйгесе уза
“Чын асылташлар” сирәк, әмма алар бар. Аларга юнәлеш бирү, үстерү һәм ярдәм итү – киләчәгебезне кайгырту ул, – ди татар яшьләренең әдәби бәйгесе “Илһам”ның жюри рәисе, филология фәннәре докторы, КФУның Татар әдәбияты кафедрасы профессоры, ТР Язучылар берлеге әгъзасы Ләйлә Минһаҗева.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге һәм Казан (Идел буе) федераль университеты Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе белән берлектә оештырылган “Илһам” – Бөтенрәсәй яшь язучылар бәйгесе эшен дәвам итә.
Бәйгенең беренче этабында поэзия, проза, драматургия, журналистика юнәлешендә 600дән артык эш кабул ителде. Комиссия тарафыннан бәяләнеп, 300 эш икенче этапка чыгарылды. Шулар арасында – Башкорстан, Чувашия, Мардовия, Оренбург, Ульяновск, Пенза мәктәпләреннән дә 30га якын эш бар иде.
Икенче, зона этабы 19 март көнне Чистай шәһәрендә ачылды, соңрак, Казан, Арча, Чаллы һәм Мөслимдә укучылар белән очрашу, сөйләшү, аралашулар аша, бәйге дәвам итте. Комиссия әгъзалары арасында КФУның Татар әдәбияты кафедрасы җитәкчесе, филология фәннәре докторы, профессор Ф.С.Сәйфуллина, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзалары – Галимҗан Гыйльманов, Данил Салихов, Рәдиф Сәгъди, Рәмис Аймәт, Марат Закир, Рифат Сәләх бар иде. Һәр районнарда чара югары дәрәҗәдә оештырылды. Моның өчен, санап үтелгән район җитәкчелегенә, аеруча, Мәгариф идарәсе җитәкчеләренә тирән рәхмәтләребезне җиткерәбез.
Конкурсның йомгаклау тантанасын 24 апрельдә, Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты бинасында үткәрү планлаштыра.
Минһаҗева Ләйлә Ихсановна
Последние новости:
В ИФМК КФУ стартовал VI Казанский международный лингвистический саммит "LingvoEXPO – 2025"
20.10.2025
ИФМК КФУ успешно завершил сбор гуманитарной помощи
20.10.2025
Мост через культуры: Lingua Oriens исследует образовательные ландшафты России, Китая и Алжира
19.10.2025
На базе ИФМК КФУ прошли пробные экзамены ОГЭ и ЕГЭ
19.10.2025
«СТАРТ. Давай знакомиться, ИФМК!»
19.10.2025