Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов: “Бөтен өмет – яшьләрдә!”
Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты студентлары белән очрашуга Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, “Татар федераль милли-мәдәни автономиясе” Советы рәисе Илдар Ирек улы Гыйльметдинов килде
2024 елның 1 мартында Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты студентлары белән очрашуга Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, “Татар федераль милли-мәдәни автономиясе” Советы рәисе Илдар Ирек улы Гыйльметдинов килде. Очрашуны институтның директоры, профессор Рәдиф Рифкать улы Җамалетдинов ачып җибәрде.
Илдар Ирек улы үзенең чыгышында туган телне саклау һәм яклау, яшьләрнең актив тормыш позициясе алып бару темаларына тукталды, укытучы һөнәренең актуальлеген ассызыклады. Ул шулай ук үзенең студент елларын искә алды, укытучы булып эшләгән чорындагы төрле кызыклы вакыйгаларны сөйләде. Әлбәттә, Дәүләт Думасы депутатына студентларның да сораулары шактый җыелган иде. Залдан яңгыраган беренче сорау югары уку йортларында белем алучылар өчен иң актуаль темага кагылганы булгандыр. “Стипендия күләменең аз булуы борчый, бу проблема буенча якын киләчәктә берәр карар кабул ителерме?” – дип сорады студентлар. “Соравыгыз урынлы, аңлыйм, – диде Илдар Ирек улы. – Бу мәсьәләдә сөйләшүләр бара, әмма сез үзегезнең тормышыгызга җаваплылыкны үзегез алырга тиеш. Яшьлек, көч, энергия ташып торган вакытта эшләргә тырышырга кирәк, без хәзер күп мөмкинлекләр заманында яшибез.”
Студентлар шулай ук яшь белгечләргә бирелә торган ташламалар, өстәмә мөмкинлекләр хакында да, тормышта үз урыныңны табу буенча киңәшләр дә сорады депутаттан. Очрашу ахырында Илдар Ирек улы Гыйльметдинов студентларга уңышлар теләде һәм илнең төп ресурсы яшьләр икәнен искәртте. “Яшьләрнең туган илен, телен яратып яшәве мөһим. Безнең төп көчебез ул – яшьләр! Бөтен өмет сездә, яшьләрдә!” – диде ул.
“Дулкын” һөнәри үсеш үзәге
Последние новости:
Научный кружок «Lingua Oriens» представил свою деятельность в рамках Фестиваля науки «Открывая мир науки 2025»
21.11.2025
В ИФМК КФУ состоялась олимпиада по татарскому языку
21.11.2025
Как отпраздновали День рождения Казанского федерального университета
21.11.2025
В ИФМК КФУ стартовало обучение в рамках медиалаборатории ТНВ
21.11.2025
Год открытий в мире математики завершен!
21.11.2025
