«Дөнья сезгә кала...» | ИФМК КФУ

Адрес для получения консультаций по приему:
г. Казань, ул. Татарстан д.2, кабинет 213

Телефон для получения консультаций по приему:
8 (953) 489-94-02

«Дөнья сезгә кала...»

10.2-101 төркем студентлары күренекле әдәбият галиме, тәнкыйтьче, күп санлы монографияләр, дәреслекләр, уку-укыту әсбаблары авторы, җәмәгать эшлеклесе, озак еллар дәвамында Казан университетында татар әдәбияты тарихыннан лекцияләр алып барган олпат укытучы-педагог, филология фәннәре докторы, профессор, академик Хатыйп Йосыф улы Миңнегулов белән дәрес үткәрделәр

14 март көнне Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең 10.2-101 төркем студентлары күренекле әдәбият галиме, тәнкыйтьче, күп санлы монографияләр, дәреслекләр, уку-укыту әсбаблары авторы, җәмәгать эшлеклесе, озак еллар дәвамында Казан университетында татар әдәбияты тарихыннан лекцияләр алып барган олпат укытучы-педагог, филология фәннәре докторы, профессор, академик Хатыйп Йосыф улы Миңнегулов белән дәрес үткәрделәр. Бу очрашу күптән көтелгән иде, чөнки студентлар татар әдәби теле тарихын өйрәнгәндә, Хатыйп аганың Алтын Урда чорына караган хезмәтләре, әйткән фикерләре белән танышып, аның белән очрашу теләген укытучылары Халисә Ширмәнгә җиткергәннәр һәм үзләренең сорауларын да әзерләгәннәр. Профессорның шаян холкын белгәнгә күрә, очрашу да шаяртудан башланып китте: Хатыйп агага биреләсе сораулар имтихан билетлары кебек эшләнгән иде. Беренче һәм икенче сорауларны профессор шунда ук читкә этеп куйды: «Болары җитди, соңгарак калдырабыз», – диде. Ә менә балачагы, туганнары, бигрәк тә абыйсы һәм сеңелесе турындагы сорауларга ихлас күңелдән җавап бирде, студентларны сеңелесе Хәнифәнең шигырьләр җыентыгы белән таныштырып, әниләренә багышлап язган шигырен укыды. Гомумән, очрашуда әледән-әле урта гасырларда язылган әсәрләрдән шигъри өзекләр, канатлы сүзләр яңгырады. Сораулар да кызыклы иде. «Урта гасырларда иҗат иткән кайсы авторга Габдулла Тукай премиясен бирер идегез?» соравына профессор һич икеләнүсез «Барысына да» дип җавап кайтарды һәм шунда ук әсәрләрдән өзекләрне яттан укыды. «Боларның һәрберсе Тукай премиясенә лаеклы», – диде ул.

Җитди сораулар төрки әдәби багланышларны торгызу турында иде. Галим мөһаҗирлектә яшәгән татарлар турында бик кызыклы итеп сөйләде һәм үзенең бу өлкәдәге эшчәнлеге белән таныштырды. Студентларга татар эмиграциясенең күренекле вәкиле Сания Гыйффәт турында, аның Төркиядәге  тормышы турында мәгълүмат җиткерде. Елмаеп, күп кенә чит илләрдә булуы турында, үзенең «Казахстан кияве» булуын дә әйтте.

Хатыйп ага татар әдәбияты буенча дәреслекләр авторы икәнлеген искәртеп, уку-укыту мәсьәләләренә, татар теленең бүгенге халәтенә игътибар юнәлтте, моның бик әһәмиятле икәнен аңлатты. «Татар теле аша татар мәдәнияте, татар рухы кешенең күңеленә үтеп керә, – диде ул. – Башка милләтләргә дә татарлар, аларның данлы үткәне һәм хәзергесе турында дөрес мәгълүмат җиткерү өчен, кайбер китапларым рус телендә нәшер ителә. Алар да укысыннар, белсеннәр татарлар турында!»

«Татар кешесе үзенең максатына барырга тиеш. Тормышта үзегезгә максат куегыз. Акча дип кызыкмагыз, аның гомере кыска», – диде галим, студентларга үзенең киңәшләрен биреп. «Беренче татар композиторы, беренче татар профессоры» дип язалар инде. Дөрес түгел ул. Борынгы чорларда безнең халкыбызның күпме талантлары булган! Рәсми рәвештә “профессор”, “композитор” исемнәре булмаса да, аларның осталыклары китапларга, әдәби әсәрләргә кереп калган бит». Галимнең бу фикере белән килешми мөмкин түгел.

Хатыйп ага студентларга үзенең китапларын да алып килгән иде. «Татарская литература и восточная классика (Вопросы взаимосвязи и поэтики)», «О прошлом и настоящем татарской литературы», «Рухи мирасыбыз сәхифәләре», «Озын гомерем хатирәләре» китапларының басылу тарихын аңлатты. «Мин иганәчеләр, спонсорлар таба алмыйм, – диде ул. – Кайбер китапларымны мин үз акчама чыгардым. Файдага булсын!»

Галимнең бүгенге дәрестә яңгыраган соңгы сүзләре студентларны сискәндереп тә җибәрде. «Дөнья сезгә кала. Эшләргә, оештырырга, йоклап ятмаска! Татар телен саклагыз!»

Хатыйп аганың шәкертләре хәтерлидер: аның лекцияләре бер сулышта, күз ачып йомганчы үтә иде. Вакытның узганын сизми дә каласың. Бүген дә шулай булды. Сәгать ярым вакыт сизелми дә үтеп китте, ә олпат галим белән булган сөйләшү күңелләрдә бик озак сакланыр әле.

 

#татфакка80ел

Мәгълүмат чыганагы: татар теле белеме кафедрасы доценты Халисә Ширмән