«Дилүс улы» - чемпион | ИФМК КФУ

Адрес для получения консультаций по приему:
г. Казань, ул. Татарстан д.2, кабинет 213

Телефон для получения консультаций по приему:
8 (993) 410-05-44

«Дилүс улы» - чемпион

Г.Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф Югары мәктәбебез студенты Дилияр Борһанов «Дилүс улы» исеме астында чыгыш ясап, «Әйдә ШаяРТ» татар лигасының чемпионы исменә лаек булды!

2024 нче елның соңгы ае институтыбыз өчен шатлыклы яңалык китерде: Г.Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф Югары мәктәбебез студенты Дилияр Борһанов «Дилүс улы» исеме астында чыгыш ясап, «Әйдә ШаяРТ» татар лигасының чемпионы исменә лаек булды!

Финалда «Әйдә ШаяРТ»ның иң көчле командалары көч сынашты. «Сабалета», «Изи», «Керәшеннәр», «Нәмәкәй» һәм үзебезнең «Дилүс улы» җыелма командалары югары дәрәҗәдәге уен күрсәтеп, иң кызык мәзәкләрен тамашачыларга тәкъдим иттеләр. Аларның чыгышларын исә «Әйдә, ШаяРТ» проектының җитәкчесе Рамил Агдеев, телевидение һәм радио алып баручысы Айваз Садыров, «Татарстан Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов, Башкортстанның атказанган артисты Җәвит Шакиров, «Мунча ташы» юмор театры җитәкчесе Гамил Асхадуллин бәяләделәр.

«Дилүс улы» командасының финалдагы чыгышы аеруча истә калды. Бу юлы Дилияр белән беррәттән, сәхнәдә институтыбызның башка студентларын да күрдек. Әлеге чыгышны жюри әгъзалары да, тамашачылар да бик җылы кабул иттеләр.

«Йолдызлы чыгыш»та да Дилияр сынатмады. Тамашачыларга Шәкүр буларак таныш булган рэпер белән бик кызыклы номер күрсәтте.

Дилиярның тәмәрес вакытында да күрсәткән уңышларын билгеләп үтәргә кирәк. Тиз вакыт эчендә уңышлы мәзәк уйлап чыгару эшен дә бик сыйфатлы башкарып чыкты ул. Һәр сорауга кызыклы җаваплар ишетеп, бөтен зал рәхәтләнеп көлде.

Дилияр өчен әлеге уен аеруча мөһим булуын да ассызыклап үтәргә кирәк. «Институтыбыз студентларына аеруча зур рәхмәт! Җиңүенең серләре белән ул болай дип бүлеште: «Бу елның сезоны минем өчен бер сынау буларак тоелды. Беренчедән, ул 1/8, 1/4 уеннарының дистанцион уку вакытына туры килүе. Икенчедән, 1/2 уены гомүмән бүтән шәһәрдә үткәрелүе. Җан атучылар, кызганыч, әлеге сәбәпләр аркасында уеннарда була алмадылар. Ә инде финалга без бөтенебез жыелып килдек. Аллага шөкер, без көчле икәнебезне күрсәттек. Аерым зур рәхмәтләрне институт, деканат житәкчелегенә белдерәсем килә. Финалда миңа Югары мәктәбебезнең «Мизгел» яшьләр тетатры һәм «Яшьлек» бию коллективлары да ярдәмгә килде. Инде ничә еллар узгач, Татфак янәдән чемпион! Чиксез рәхмәтләр!»

«Дилүс улы» командасын олы җиңүе белән чын күңелдән котлыйбыз! Дилияр, син Югары мәктәбебезнең горурлыгы! Киләсе ел сиңа тагын да яңа җиңүләр алып килсен, яңа проектларда үзеңне ачарга күп мөмкинлекләр ачсын.

 

Чыганак: 5нче курс студенты Зилә Мөхәммәтова,
Татар тел белеме кафедрасы доценты Дамир Хөснетдинов