«Дилүс улы» такымыннан Дилияр – чемпион!
13 ноябрь көнне Яр Чаллы шәһәренең Сара Садыкова исемендәге Концертлар залында 30 яшен билгеләп үтүче «Әйдә ШаяРТ» атаклы күңел ачу программасының грандиоз юбилей кичәсе узды.
Биредә Татарстанның төрле почмакларыннан килгән коллективлар очрашып, үзләренең иң-иңнәре икәнлекләрен дәлилләделәр.
Катнашучыларның чыгышларын ТНВ каналы алып баручысы, «Айваз радиосы» телеграм-каналын булдыручы Айваз Садыров, Татарстанның халык артисты Гөлдания Хәйруллина, популяр җырчы, Чаллы кызы, «Ямьле» төркеме солисткасы Вероника Кузнецова, рэпер Шәкүр һәм Яр Чаллы педагогика көллияте җитәкчесе Рөстәм Хуҗин бәяләделәр.
Программа исә 2025 нче елның көзенең якты мәдәни вакыйгасына әверелде. Бу кичтә Сары Садыкова исемендәге зал көлке, соклану һәм чын дуслык мохитенә тулды. Катнашучылар үзләренең осталыгы, зирәклеге һәм ихласлылыгы белән җанатар һәм жюриларның йөрәкләрен яулап алды. Концерт, җылы хатирәләр калдырып, бер сулышта узып китте.
Программада Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф Югары мәктәбе укучысы Дилияр Борһанов та «Дилүс улы» такымы астында көч сынашты. Үзенең кабатланмас чыгышы белән сәхнәне кыздырып, Дилияр һәммәсен таң калдырды.
Нәтиҗәләр буенча, «Дилүс улы» такымы Ильяс Хәсәнов кубогына ия булды! Дилиярны чын күңелдән чираттагы җиңүе белән котлыйбыз. Алдагы тормышың да яңа үрләргә һәм зур уңышларга тулы булсын, Дилияр! Син – безнең горурлыгыбыз!
1 курс студенты Азалия Мифтахова, татар теле белеме кафедрасы доценты Хөснетдинов Дамир Хәйдәр улы
Последние новости:
Академия молодежной дипломатии приглашает студентов ВШЗФиМК в мир международного диалога
10.02.2026
От теории к практике: учителя иностранных языков прошли стажировку в школе «Адымнар»
10.02.2026
Ждем на втором туре олимпиады МагистриУМ по РКИ
10.02.2026
Приглашаем на День открытых дверей
10.02.2026
Spell Battle: открываем 2026 год со школьниками Лицея № 177 г.Казань!
10.02.2026
