Диплом тотып кулларга... | ИФМК КФУ

Адрес для получения консультаций по приему:
г. Казань, ул. Татарстан д.2, кабинет 213

Телефон для получения консультаций по приему:
8 (993) 410-05-44

Диплом тотып кулларга...

Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең 2024 нче елгы чыгарылыш кичәсе узды

Кеше гомеренең иң күңелле чоры – ул, әлбәттә, студент еллары. Мөстәкыйль тормышның беренче сабаклары, тәүге һөнәри белемнәргә төшенү, һичшиксез, студент еллары белән бәйле. Алар беркайчан да хәтердән җуелмый. Ләкин иртәме, соңмы студент еллары да ахырына якынлаша һәм кулларга ничә еллык тырышлык нәтиҗәсе — дипломнарны алырга вакыт җитә.

Кичә, ягъни 4 нче июль көнне, Казан (Идел буе) федераль университетының филология һәм мәдәниятара багланышлар институты бинасы стеналарында студентлар бик көтеп алган, гаять дулкынландыргыч вакыйга Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең 2024 нче елгы чыгарылыш кичәсе узды. Әлеге тантанага бакалавриатны тәмамлаучы 10.2-001, 10.2-902, 10.2-920, 10.2-921, 10.2-922, 10.2-923, 10.2-823 һәм магистратура баскычын үткән 10.2-203, 10.2-204 төркем студентлары җыелды. Барлыгы алар 194, шулар арасында 67 студент кызыл дипломга ия булды. Студентлар педагогик белем бирү һәм филология юнәлешләре буенча белем алдылар.

Чараны Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры, филология фәннәре докторы, профессор Рәдиф Рифкать улы Җамалетдинов ачып җибәрде. Сайлаган юлларында бары уңышлар насыйп булуын теләп, Рәдиф Рифкать улы 10.2-001, 10.2-902, 10.2-203, 10.2-204 төркемнәрендә белем алып, укуларын гел бишле билгеләренә генә тәмамлаган студентларга кызыл дипломнарын тапшырды.

Бәйрәм Татарстан республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының бүлек җитәкчесе Шәяхмәтова Роза Искәндәр кызының котлау сүзе белән дәвам итте. Роза Искәндәровна 10.2-920, 10.2-921, 10.2-922, 10.2-923, 10.2-823 төркемнәрендә белем алган бакалаврларны бүләкләде, яулаган уңышлары белән тәбрик итте.

Дулкынландыргыч көн белән тәбрик итү һәм 10.2-001, 10.2-902, 10.2-203, 10.2-920, 10.2-921, 10.2-922, 10.2-923 төркемнәрендә белем алган бакалаврларны бүләкләү өчен сәхнә түренә Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе деканы Мирзаһитов Рамил Хәмит улы менде. Читтән торып белем алган 823 нче төркем бакалаврларын исә Татарстан халыклары Ассамблеясе Советы Башкарма комитеты җитәкчесе Вәлиуллин Ренат Нәкыйф улы котлады. Әлеге көн чыгарылыш студентлары өчен иң истәлекле көннәрнең берсе булгандыр, мөгаен.

Кадерле чыгарылыш студентлары! Сезне тормышыгызның әлеге онытылмас матур мизгеле — дипломлы белгечләр булуыгыз белән чын күңелдән тәбрик итәбез! Тормышта үз кыйблагызны табып, зур уңышларга ирешүегезне телибез. Студент еллары һәркем өчен онытылмас еллар, яшьлекнең иң матур хатирәсе булып, гомер тарихы битләрендә, күңел түрендә мәңгегә уелып калсын иде.

 

Чыганак: 4нче курс студенты Зилә Мөхәммәтова,

Татар тел белеме кафедрасы доценты Дамир Хөснетдинов