“Дулкын” медиа-мәктәбе укучылары иҗади командировкада булды | ИФМК КФУ

Адрес для получения консультаций по приему:
г. Казань, ул. Татарстан д.2, кабинет 213

Телефон для получения консультаций по приему:
8 (993) 410-05-44

“Дулкын” медиа-мәктәбе укучылары иҗади командировкада булды

Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында балалар өчен “Дулкын” медиа-мәктәбе эшләп килә

Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында балалар өчен “Дулкын” медиа-мәктәбе эшләп килә. 10-13 яшьлек егет-кызлар татар телендә журналистика нигезләрен өйрәнә, танылган журналистлардан мастер-класслар ала.

23 май көнне медиа-мәктәп укучылары Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтында иҗади командировкада булдылар.  Укучыларны институт директоры Гыйләҗев Искәндәр Аяз улы сәламләде. Ул балаларны татар телендә нәшер ителгән энциклопедияләр белән таныштырды, институт эшчәнлеге хакында сөйләде. Аннан яшь журналистлар Искәндәр Гыйләҗев белән пресс-конференция оештырдылар, үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр.

Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтының фәнни хезмәткәре Дәүләт Лилия Шамил кызы Tatarica онлайн энциклопедиясе, биредә урнаштырылган мәгълүматларның кемнәр тарафыннан тикшерелүе хакында сөйләде, энциклопедиядә сакланган кызыклы мәгълүматлар белән таныштырды.

Очрашу бик кызыклы узды, институт хезмәткәрләре балаларга файдалы мәгълүматлар һәм журналистлар гыйлемле булырга тиеш дигән фикерне җиткерделәр. Бу очрашудан соң медиа-мәктәп укучыларына иҗади бирем бирелде, алар Tatarica онлайн энциклопедиясе хакында үз фикерләрен кертеп репортаж ясарга тиеш булдылар.

 

“Дулкын” һөнәри үсеш үзәге