Дуслар җыелган җирдә
Студентлар Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Т.Миңнуллинның “Дуслар җыелган җирдә” ретро спектаклен карап кайтты
27 нче март – Халыкара театр көне. Шул уңайдан без укытучыбыз Н.М. Юсупова җитәкчелегендә төркемебез белән Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Т.Миңнуллинның “Дуслар җыелган җирдә” ретро спектаклен карап кайттык.
“Дуслар җыелган җирдә” драмасы – Т.Миңнуллин трилогиясенең икенче кисәге, әмма бу куелыш беренче (“Миләүшәнең туган көне”) һәм өченче (“Хушыгыз”) пьесаларына да ишарәләр булган бербөтен спектакль буларак кабул ителә. Бүген дә актуальлеген югалтмаган бу спектакль безне уйланырга, үзебезнең эчке дөньябызга, гамәлләребезгә тагын бер кат күз ташларга этәрде.
Чыганак: З.Дәрҗеманова, 10.2-001 төркем студенты
Последние новости:
Гран-при - безнеке!
16.05.2024
В ИФМК КФУ открылся Кабинет казахского языка и культуры им. Абая
15.05.2024
Нестихающее ЭХО «Трагедии Сынов Земли»
15.05.2024
Мастер-класс «Секреты публичного мастерства, или о том, как покорить публику с первого слова»
14.05.2024
Путешествие в историю русского слова
14.05.2024