Файдалы эшлекле очрашу
Казан шәһәренең Киров һәм Мәскәү районы мәгариф бүлеге хезмәткәрләре, белем бирү оешмаларының уку-укыту эшләре буенча директор урынбасарлары һәм татар теле, әдәбияты укытучылары, 2024-25нче уку елының беренче чирегенә йомгак ясау һәм алда торган бурычларны билгеләү өчен, киңәшмәгә җыелдылар
29 октябрь көнне Казан шәһәренең Киров һәм Мәскәү районы мәгариф бүлеге хезмәткәрләре, белем бирү оешмаларының уку-укыту эшләре буенча директор урынбасарлары һәм татар теле, әдәбияты укытучылары, 2024-25нче уку елының беренче чирегенә йомгак ясау һәм алда торган бурычларны билгеләү өчен, киңәшмәгә җыелдылар. Бу очрашуда төп мәсьәләренең берсе сәләтле укучыларны татар телендә оештырыла торган бәйге, олимпиадаларга әзерләү, төп дәүләт имтиханы буларак туган (татар) теле предметын сайлаган укучыларга юнәлеш бирү юлларын ачыклау иде. Киңәшмәдә Г.Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең туган телләр һәм мәдәниятләр өлкәсендә стратегик тикшеренүләр фәнни белем бирү үзәгенең өлкән фәнни хезмәткәре, гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы доценты Э.Н. Денмөхәммәтова да катнашты.
Очрашуда өлкән фәнни хезмәткәр тарафыннан укытучыларга фәнни белем бирү үзәге эшчәнлеге, Филология һәм мәдәниятара башланышлар институтында укучылар һәм укытучылар өчен оештырыла торган чаралар турында сөйләнде, Татар галәме сайты турында мәгълүмат бирелде. Шулай ук, укытучыларга татар теле фәнен укытуда методик ярдәм күрсәтү максатыннан, төп дәүләт имтиханы буларак татар теленнән контроль бәяләү материаллары үзенчәлекләре аңлатылды, имтихан эшләрен бәяләү критерийлары һәм укучыларның эшләрендә еш күзәтелә торган хаталар турында әйтелде. Киңәшмә укытучыларның сорауларына җаваплар бирү белән дәвам итте, татар теле укытучысы эшчәнлегенда файдаланыла торган яңа алымнар, ресурслар турында әңгәмә рәвешендә дустанә үтте.
Э.Н.Денмөхәммәтова, гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы доценты
Последние новости:
Служащие государственных органов власти и органов местного самоуправления Республики Татарстан получили дипломы о профессиональной переподготовке
11.07.2025
На кафедре русского языка как иностранного прошел «финальный» научный семинар для аспирантов
10.07.2025
Преподаватель ИФМК – финалист конкурса «Лучший молодой преподаватель Казани – 2025»
09.07.2025
Иностранные студенты ИФМК среди победителей конкурса «Вдохновленные Россией»
07.07.2025
Дополнительная образовательная общеразвивающая программа “Marvellous Discovery KFU Camp”
07.07.2025