Филология институты студенты Елена Чернобровкина исемендәге стипендия конкурсының финалисты булды
«БИЗНЕС Online» эшлекле электрон газетасы ТР Композиторлар берлегендә Елена Чернобровкина исемендәге стипендия конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
«БИЗНЕС Online» эшлекле электрон газетасы ТР Композиторлар берлегендә Елена Чернобровкина исемендәге стипендия конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде. Финалистлар арасында Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының “Филология: татар теле һәм әдәбияты, журналистика” юнәлешенең 3 курсында белем алучы Лиана Идиятуллина да бар иде.
Елена Чернобровкина – танылган журналист, 14 ел дәвамында «БИЗНЕС Online» газетасында эшли. Аның истәлегенә багышланган стипендия конкурсы быел дүртенче тапкыр оештырыла. Стипендия өч этаптан торган сайлап алуны узган һәм җәй көне ай ярым дәвамында редакциядә уңышлы эшләгән студентларга тапшырыла.
Конкурс нәтиҗәсендә быел стипендияне алу хокукына 3 студент ирешә, ә 3 студентка «стипендия программасы финалисты» дигән дипломнар тапшырыла.
Лиана Идиатуллина редакциядә практика узу зур тәҗрибә тупларга ярдәм итүе һәм киләчәктә дә «БИЗНЕС Online»да үзенең эшчәнлеген дәвам итәргә исәпләве турында әйтте.
«Бу стипендия программасында катнашуым очраклы рәвештә генә килеп чыкты. Гаризаны тутырып җибәргәннән соң, мине икенче этапка – әңгәмәгә чакырдылар. Июнь аенда миңа кырык кеше арасыннан ун кешенең өченче этапка узуы турында хәбәр иттеләр. Алар арасында мин дә бар идем. Ай ярым дәвамында без редакциянең төрле бүлекләрендә практика уздык: хәбәрләр табарга һәм язарга, күләмле язмалар әзерләргә өйрәндек. Бу практика миңа бик ошады, киләчәктә дә “БИЗНЕС Online”да эшләвемне дәвам итәргә уйлыйм”, — ди ул.
Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов та җиңүчеләрне һәм финалистларны котлады һәм әлеге вакыйганың институт өчен горурлык булуын билгеләде.
Чыганак: 4нче курс студенты Камилә Билалова, Татар тел белеме кафедрасы доценты Дамир Хөснетдинов
Последние новости:
Студентки ИФМК отправились на зимнюю языковую стажировку в Пекинский политехнический университет
16.01.2026
Преподаватели Бухарского государственного педагогического института (Узбекистан) прошли повышение квалификации по использованию ИИ в образовании в Центре Edutech ИФМК КФУ
13.01.2026
Студентка СНК «Цифровые решения в языковом образовании» победила во Всероссийском конкурсе педагогического мастерства
13.01.2026
Вокальный ансамбль «Юан фэн» лауреат I степени V Российско-Китайского студенческого фестиваля искусств.
13.01.2026
В ИФМК КФУ состоялся концерт вокальной музыки «Музыкальный калейдоскоп»
30.12.2025
