Фоат Галимуллинның 85 яшьлеге Кукмарада билгеләп үтелде | ИФМК КФУ

Адрес для получения консультаций по приему:
г. Казань, ул. Татарстан д.2, кабинет 213

Телефон для получения консультаций по приему для абитуриентов:
8 (843) 206-52-30 (доб.5517)

Фоат Галимуллинның 85 яшьлеге Кукмарада билгеләп үтелде

14 апреля 2026 филология фәннәре докторы, профессор Фоат Галимулла улы Галимуллинга 85 яшь тулу уңаеннан, туган ягы – Кукмара районында җылы очрашу узды.

Чарада КФУның татар әдәбияты кафедрасы галимнәре – филология фәннәре докторы Ләйлә Минһаҗева, филология фәннәре кандидаты Гөлүсә Каюмова, шулай ук, рус әдәбияты һәм аны укыту кафедрасы профессоры галимнең кызы Әлфия Галимуллина, язучылар, шагыйрьләр, журналистлар катнашты.

Очрашуда Фоат Галимуллинның эшчәнлеге төрле яктан бәяләнде. Ул – галим, тәнкыйтьче, мөгаллим, җәмәгать эшлеклесе. Җиде йөздән артык фәнни хезмәт авторы, күп буын студентлар һәм укытучылар өчен остаз, татар рухи мирасына тугры хезмәт итүче күренекле шәхес.

Тантаналы чарада Кукмара муниципаль районы башлыгы Сергей Димитриевич Димитриев юбилярга “Районга күрсәткән хезмәтләре өчен” медален тапшырды. “Фоат Галимуллинның гомер юлы – фәнгә, мәгарифкә, татар әдәбияты тарихын өйрәнүгә һәм милләт мәнфәгатьләренә фидакарь хезмәт итү үрнәге”, диде ул. КФУ галимнәре һәм очрашуда катнашучылар мөхтәрәм остазга ныклы сәламәтлек, күңел көрлеге һәм иҗади уңышлар теләде.

Мингазова Ляйля Ихсановна, фото автора.