Гөлүсә Закированың “Энекәш” китабын тәкъдир итү чарасы узды | ИФМК КФУ

Адрес для получения консультаций по приему:
г. Казань, ул. Татарстан д.2, кабинет 213

Телефон для получения консультаций по приему для абитуриентов:
8 (993) 410-05-44

Гөлүсә Закированың “Энекәш” китабын тәкъдир итү чарасы узды

Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына һәм “Ватанны саклаучылар елына” багышлап, татар әдәбияты кафедрасы һәм “Рухият” түгәрәге оештырган Гөлүсә Закированың “Энекәш” китабын тәкъдир итү чарасы булып үтте

«Ватанга кайта егетләр,

Юллары — әрем, әрем…» (Р. Мөхәммәтшин)

Сабантуй бывает разный, а не знаешь — не толкуй.

А. Твардовский

1 апрель көнне КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына һәм “Ватанны саклаучылар елына” багышлап, татар әдәбияты кафедрасы һәм “Рухият” түгәрәге оештырган Гөлүсә Закированың “Энекәш” китабын тәкъдир итү чарасы булып үтте. Чарада язучы, журналист Гөлүсә Рәүф кызы Закирова үзе дә катнашты.

КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтындагы «Мизгел» яшьләр театрын премьера белән котлыйм! Язучы, журналист Гөлүсә Закированың «Энекәш» әсәренә нигезләнеп эшләнгән бик матур һәм мәгънәле әдәби-музыкаль композиция әзерләп, тамашачыга тәкъдим иттеләр.

Әсәрнең материалы чынбарлыктан алынган, куңелләрне кузгата. Г. Закированың энесе журналист язмалары, постлары белән бик күп кешегә таныш һәм кыска вакытта үзе дә сизмәстән һәрберебез өчен үз кешегә әйләнгән иде. Туганы аның фотолары, тормышындагы вакыйгалар белән даими таныштырып барды. Илнур Закиров исән вакытта ук татар халкының горурлыгына әверелде. Күргәзмәдәге портреты әле дә күз алдында. Сугышта һәлак булганлыгы турындагы хәбәр халыкны тетрәндерде һәм уртак фаҗигагә әйләнде. Яшьләр дә (Кәрим Газизуллин, Илнар Камаев, Айзат Вахитов,  Айгөл Абязова, Айзирәк Гәрәева, Зилә Мөхәммәтова) йөрәктәге хисләрен тамашачыга җиткерергә тырыштылар. Рәхмәт студентларга! Материалны йөрәкләре аша үткәреп, җиренә җиткереп, конфликтларны куертып уйнадылар. Илнур Закировның һәм һәлак булган егетләрнең рухы шат булсын! Бер язмыш көзгесендә халык язмышы  яктыртыла.

Әсәргә килгәндә исә, ул беллетристикага тартым. Әлбәттә, мондый вакыйгаларны вакытлар узгач кына җитди итеп, әдәби яктан эшкәртеп тасвирлап бетереп була. Әле бу әсәрнең караламасы гына. Махсус хәрби операциягә багышланган беренче эпик әсәр язу омтылышы белән туган әйбер…Шигырьләр, җырлар күп булды, ә эпик текст беренче. Әсәр  көндәлек материалларына, хатирәләргә таянып язылган. Кайчандыр мине Р. Мөхәммәтшин шигыренең эчтәлеге һәм образлары тетрәндергән иде… Г.Закированың әсәрен укуы да бик авыр булды. Гади авыл егетенең язмышы… Тәбәнәк буйлы Физик каян көч тапкан ике тапкыр шундый сынауны күтәрергә… Кайсы фотога карамасаң, күз карашы гел моңлы аның… Моңы һәм бу тормыштан арыганлыгы нык сизелә иде… Язмыш… Туганнарына сабырлык…

Әсәрнең төп темасы – «бу сынау — уен түгел». Л. Толстой стилистикасына тартымлык бар… (чаг. «Севастопольские рассказы»). Үз башыннан үткән, үз күзе белән күргән тормыш кайтавазы… Әсәрнең төп проблемасы: «Адәм баласы ниләр генә кичерми дә, ниләр генә йөртми сине бу дөньяда». Язмыш хронотобы циклик характерда… Сюжет сызыгы зираттагы үләннәргә багышланган лирик чигенеш белән тәмамлана… Яшәү һәм үлем, кеше хисенең һәр мизгеле мәңгелек… Сабантуй хронотобы — мәйдандагы көрәшнең яу кырындагы чын көрәшкә әйләнүе… Әле бу темалар әсәрдә тулаем ачылып бетми… Нечкә тоемлы язучы каләме белән очраклы хәлдә табылган, әмма үстерүне тәләп итә… Г. Закирова теманы толстойча ачарга омтылган: гаделлек һәм гаделсезлек. Бу тема әсәрнең композициясенә йогынты ясаган. Персонаж системасында капма-каршы — штаб офицерлары һәм гади солдатлар…. (ике эпизодта яктыртыла). Әлбәттә, туган як темасы С.Хәким шигырьләре, Г. Кутуйның «Сагыну» рухында үсәп килә… Фольклор образлары бик урынлы… Әни һәм ул сюжет линиясе ныгып килә…Бала язмышы — ил язмышы белән төенләнә. Әти, угыл — картларга таяныч темасына тоташа…. Авыл тормышының гади күренгән мәшәкәтләре бугенге заман вакыйгаларына контраст булып тасвирлана… Әсәрнең төп композицион принцибы: яу кыры — тыныч тормыш капма-каршы бирелгән. Бер гаилә тарихы фонында Саҗидә гаиләсе фаҗигасе үстерелә, төп тарих контрактник Р. Гыйльманов монологы белән көчәйтелә… Тыл һәм сугыш кыры, туган як — чит җирләр… Штаб офицерлары һәм чиновниклар битарафлыгы параллеле туган… Оеткы, нигез күзәнәкләр дөрес табылган, ләкин әсәр әдәби яктан эшкәртүне тәләп итә… Тормыш тәҗрибәсе темасы да бик урынлы. Төп геройның әтисе улын җир кешесе итеп тәрбияләгән, ә язмыш аның алдына Ватанны саклау эшен йөкли һәм ир-егет батырларча, зур авырлыклар кичереп, исеменә тап төшермичә, туган ил каршында бурычын үти! Әсәрнең финалы ачык… Г.Закированың бу әсәре беллетристик эскиз гына, ләкин ул үзенең документальлеге белән кадерле… Буш сүз, лозунглар лакировкасына каршы ул безгә бу вакыйганың  ни дәрәҗәдә якын һәм ерак булганын ача алган… Бер эпизод та уйдырма түгел… Үз күзе белән күргән, җан аркылы үткәргәннәр генә кергән әсәргә…. Хәсрәт белән тулы җанны бушату юлы… Киләчәктә бу материалга таянып, «Физик», «Бабай»лар турында, аларның батырлыгы, фаҗигасе турында җитди әсәр туар дип ышанабыз… Беренче адым ясалган… Ныклы адым… Язучының шәхси  кайгысын уртаклашам. Киләчәктә иҗади уңышлар телим…Язучылар Берлегенең проза остахәнәсендәге олпат әдипләребез дә битараф калмасыннар, дигән теләктә калам…

https://tatar-inform.tatar/photo/kazan-federal-universitetynda-golusa-zakirovanyn-enekas-kitabyn-takdim-itu-5854178

https://tatar-inform.tatar/news/kfuda-golusa-zakirovanyn-xarbi-operaciyaga-bagyslan-enekas-kitabyn-takdim-ittelar-5902539

Чыганак: Әдәбият галиме Миләүшә Хәбетдинова