Г.Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф Югары мәктәбе студентлары – республикакүләм «Татар кызы – 2026» бәйгесе җиңүчеләре!
23 июнь көнне Әлмәт шәһәренең «Нефтьче» мәдәният сараенда республикакүләм «Татар кызы – 2026» бәйгесе финалы узды.
Бәйге инде 15 тапкыр үткәрелә, Татарстанда исә – 9 тапкыр. Рәсми ачылыш тантанасын Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров алып барды.
Финалга кадәр 2 атна дәвамында кызлар ныклы әзерлек эшләре алып бардылар: бию, җыр, ораторлык осталыгы буенча остаханәләрдә катнаштылар, матур чыгышлар әзерләделәр, экскурсияләргә йөрделәр. Финал вакытында зур сәхнәдә алар исә үзләренең белемнәрен, сәләтләрен хөрмәтле жюри әгъзаларына тәкъдим иттеләр. Алар арасында: Алмаз Фирдәвес улы Хәлиуллин, Кадрия Рәес кызы Идрисова, Радик Мөхәрләм улы Абдрахманов, Нурия Миннәхмәт кызы Хашимова, Энҗе Алмаз кызы Исламова (Габдуллина). Моннан тыш, финал кичәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле, Руслан Закиров, Эльвира Мифтахова, Defne (Фәүзия Кадыйрова), «Болгар кызлары» төркеме, Вилдан Әбраров, Алмаз һәм Айдар Юнысовлар чыгыш ясады.
Нәтиҗәдә, республикакүләм «Татар кызы – 2026» бәйгесенең төп җиңүчесе Г.Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе студенты Динә Зарипова булды. Шулай ук Югары мәктәбебез студентлары Нәзирә Хәкимова һәм Камилә Минһаҗева «Иң иҗади кыз» һәм «Иң уңган кыз» махсус номинацияләрендә бүләкләнделәр.
Кызларыбызны чын күңелдән зур җиңүләре белән котлыйбыз. Милләтебезгә тугры калып, халкыбызның асыл кызлары булып калуыгызга без бик сокланабыз!
Чыганак: 1 курс студенты Азалия Мифтахова, татар теле белеме кафедрасы доценты Хөснетдинов Дамир Хәйдәр улы; Фотосурәтләр «Татар кызы» конкурсының оештыручыларыннан һәм кызларның шәхси архивларыннан алынды. дип язасы фотолар турында
Последние новости:
Директор ИФМК КФУ вручил подарки будущим первоклассникам
24.08.2026
Минтруд РТ отметил заслуги КФУ в развитии занятости населения Республики Татарстан
20.08.2026
Преподаватели ИФМК проведут вебинары в рамках марафона КФУ
ИФМК КФУ приглашает будущих абитуриентов на Дни открытых дверей
20.08.2026
Студент ИФМК КФУ стал победителем конкурса инструментального исполнительства в номинации «Фортепиано»
20.08.2026
