Г. Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе студентларның игелек акциясе | ИФМК КФУ

Адрес для получения консультаций по приему:
г. Казань, ул. Татарстан д.2, кабинет 213

Телефон для получения консультаций по приему для абитуриентов:
8 (993) 410-05-44

Г. Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе студентларның игелек акциясе

Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Г. Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе студентлары «Студентлар йөрәге – балалар өчен» акциясе кысаларында махсуслаштырылган республика балалар йортында булып кайттылар

7 ноябрь көнне Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Г. Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе студентлары «Студентлар йөрәге – балалар өчен» акциясе кысаларында махсуслаштырылган республика балалар йортында булып кайттылар. Әлеге акция үсеп килүче буынга ярдәм күрсәтү мөмкинлегенә әйләнде. Биредә ятим калаган, төрле авырулары булган балалар комплекслы медик-психологик-педагогик ярдәм алалар, реабилитация һәм социаль адаптация узалар. Студентлар тарафынанн оештырылган әлеге чара елмаю һәм шатлык белән тулы җылы атмосферада узды.

Килеп керүгә үк ачык йөзле, ярдәмчел, үз эшенең осталары булган белгечләр студентларны җылы кабул иттеләр. Алар бергәләшеп бина территориясен җыештырдылар, аны чүпләрдән арындырдылар. Балалар йорты тирәсе яктырып, чистарып калды. Моннан тыш, балаларга ярдәм йөзеннән, институтыбыз исеменнән аларга төрле кирәк-ярак һәм уенчыклар тапшырылды. Бина хезмәткәрләре, үз чиратларында, студентларыбызга зур рәхмәтләрен җиткерде һәм уңышлы уку еллары теләде.

Акция барышында студентлар үзләре дә рухи яктан баедылар, башкаларга ярдәм итүнең никадәр мөһим икәнлеген аңладылар. Яхшылык эшләгәндә, кешенең күңеле яктыра, җаны тынычлана. Бу исә – тормыштагы иң зур бәхетләрнең берсе.

Студентлар киләчәктә дә әлеге юнәлештә эш алып барырга, балалар йортларына, мохтаҗ гаиләләргә ярдәм итәргә ниятли. Иң мөһиме – беркайчан да битараф булмау һәм яхшылык эшләргә тырышу.

Һәрберебезнең яхшылык кылырлык мөмкинлеге бар, аны кулдан ычкындырмаска кирәк!

 

Чыганак: 1 курс студенты Мифтахова Азалия, татар теле белеме кафедрасы доценты Дамир Хөснетдинов