Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф Югары мәктәбе студентлары – татар теленнән XIII Халыкара олимпиада призерлары! | ИФМК КФУ

Адрес для получения консультаций по приему:
г. Казань, ул. Татарстан д.2, кабинет 213

Телефон для получения консультаций по приему для абитуриентов:
8 (843) 206-52-30 (доб.5517)

Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф Югары мәктәбе студентлары – татар теленнән XIII Халыкара олимпиада призерлары!

13-16 апрель көннәрендә Казан шәһәрендә татар теленнән XIII Халыкара олимпиада узды. Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф Югары мәктәбе студентлары да олимпиадада байтак санда катнашты.

Олимпиада программасы кысаларында катнашучылар татар теле һәм әдәбиятыннан олимпиада эшләре яздылар, телдән сорауларга җавап бирделәр. Габдулла Тукайның тууына 140, Муса Җәлилнең тууына 120 ел булуына багышланган проект эшләре яклау да булып узды. Моннан тыш, катнашучылар Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында «Бәхет хакы» спектаклен карадылар, «Мин татарча сөйләшәм» акция-концертында булдылар, «Шаян ТВ» телеканалы, җырчы Илгиз Шәйхразиев белән очраштылар. Казан буйлап үткәрелгән экскурсия кысаларында катнашучылар шәһәрнең күп кенә истәлекле урыннарында булып кайттылар.

Олимпиаданың ябылу тантанасы туган тел форумы кысаларында узды. Нәтиҗәләр буенча, 77 кеше призер, 20 кеше җиңүче булган. Тагын өч укучы – Гран-при ияләре. Призерлар арасында Югары мәктәбебез студентлары Адилә Вәлиева, Камилә Гыйлаҗиева, Зилә Габдрахманова һәм Гөлназ Хәсәнова да бар. Олимпиада калдырган тәэсирләре белән Адилә Вәлиева бүлеште: «Бу елны мин институтыбызны тәмамлыйм. Соңгы тапкыр татар теленнән Халыкара олимпиадада катнашып калырга теләдем. Призер исеменә лаек булуым белән мин бик бәхетле. 4 көн дәвамында туплаган җылы хатирәләр мәңге йөрәгемдә калачак».

Милләтебезнең асыл кызларын зур җиңүләре белән чын күңелдән тәбриклибез. Туган телебезгә булган мәхәббәтегез сүрелмәсен, алдагы тормышыгызда да зур үрләр яуларга насыйп булсын. Без сезнең белән горурланабыз!

1 курс студенты Азалия Мифтахова, татар теле белеме кафедрасы доценты Хөснетдинов Дамир Хәйдәр улы, фото авторов

Конкурсы 20.04.2026