Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе студентлары «Әйдә, ШаяРТ» татар КВН лигасын кыздырды
26 март көнне Казан шәһәренең «Чулпан» мәдәни үзәгендә «Әйдә, ШаяРТ» татар КВН лигасының зур фестивале узды.
Биредә Татарстан районнарыннан һәм Россия өлкәләреннән 25 такым көч сынашты. Алар арасында Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбеннән «Шәлперәймәс егетләр» такымы да бар иде.
Кичә ярымформатлы һәм тулы форматлы чыгышлар белән үрелеп барды. Берсеннән-берсе кызыклы мәзәкләр, уен-көлке, иң шәп КВН уенчылары һәм җанатарлары бер җирдә җыелды. Фестиваль катнашучыларын Татарстан Республикасы КВН оешмасы җитәкчесе Рамил Агдеев, «ТНВ» телеканалының алып баручысы Айваз Садыйров, Татарстанның халык артисты, юморист Җәвит Шакиров, Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова, татар рэперы Шәкүр бәяләяделәр.
Фестивальнең Гран-при иясе – «Игенче» такымы (Саба районы), 1 нче урында – «Авара» (Казан энергия көллияте), 2 нче урында – «Шәлперәймәс егетләр» (КФУ, ИФМК), 3 нче урында – «ШоК» (Яр Чаллы шәһәре) такымнары. Югары мәктәбебез такымы уенчысы Айзат Вахитов җанатарларына зур рәхмәтләрен белдерде: «Бу җиңүебез – җанатарларыбыз белән уртак җиңүебез. Безне дәртләндереп торган һәр кешегә зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Сездән башка бу уен мәгънәсез булыр иде».
Студент егетләребезне чын күңелдән котлыйбыз. Аларга чиксез илһам чыганагы һәм алдагы уеннарда зур уңышлар теләп калабыз!
Такым составында: Айзат Вахитов, Артур Фәритов, Илнар Камаев, Рөстәм Төхвәтуллин, Кәрим Газизуллин.
Чыганак: 1 курс студенты Азалия Мифтахова, татар теле белеме кафедрасы доценты Хөснетдинов Дамир Хәйдәр улы
Последние новости:
В ИФМК КФУ завершился Всероссийский детско-юношеский фестиваль народного творчества «Милли хэзине»
21.05.2026
Установление сотрудничества между Институтом филологии и межкультурной коммуникации КФУ и Китайским университетом электронных наук и технологий
20.05.2026
Психологи КФУ помогли студентам ИФМК подготовиться к летней сессии
20.05.2026
Сотрудники и студенты ИФМК КФУ приняли участие в XVII Международном экономическом форуме «Россия – Исламский мир: KazanForum»
20.05.2026
19 май көнне студентлар татар зыялыларының каберләрен зыярат иттеләр
20.05.2026
