Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф Югары мәктәбе студентлары – «КФУның иң яхшы академ төркеме» конкурсы призер-җиңүчеләре!
26 май көнне Казан федераль университетында «КФУның иң яхшы академ төркеме» конкурсының җиңүче һәм призерларын бүләкләү тантанасы булып узды. Конкурс быел инде 20 нче тапкыр үткәрелде. Биредә барлыгы 3500 студент һәм мөгаллим катнашты.
Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф Югары мәктәбе студентлары да әлеге конкурста сынатмадылар. Кече курслар арасында 10.2-322 төркем студенты Айлин Гафурова «Кече курсларның иң яхшы старостасы» номинациясендә 1 урынга ия булды, 10.2-404 төркем старостасы Анастасия Голикова шул ук номинациядә 3 урынга лаек дип табылды.
Өлкән курслар арасында исә 10.2-222 төркем «Иң яхшы академ төркем» исеменә ия булды. Төркемнең старостасы Саимә Шаһиәхмәтова үзенең хис-кичерешләре белән бүлеште:
—Узган елны шәхсән үзем старосталар арасында ярыштым, лауреат исемен алдым. Быел исә әлеге конкурста төркемебез белән беренче катнашуыбыз булды. Әзерлек этаплары арасында портфолио тутыру, визитка ясау бар иде. Визитканы конкурска 1,5 атна кала куя башладык. Бу этап безне аеруча берләштерде һәм җылы хатирә булып истә калды. «Үз уеным» өлешенә дә ныклап торып әзерләндек, башкаларына да әзер булып бардык. Җиңүче исеменә лаек булгач, без бик сөендек. Атна буе елмаю йөзебездән китми йөрде.
Студентларыбызны чын күңелдән шушы зур җиңүләре белән тәбрик итәбез. Шундый актив егет-кызлар нәкъ тә безнең Югары мәктәбебездә укыганга без бик шатбыз!
Чыганак: 1 курс студенты Азалия Мифтахова, татар теле белеме кафедрасы доценты Хөснетдинов Дамир Хәйдәр улы, фото автора
Последние новости:
Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф Югары мәктәбе студентлары – «КФУның иң яхшы академ төркеме» конкурсы призер-җиңүчеләре!
03.06.2026
Преподаватели ИФМК КФУ приняли участие в V Национальной научно-практической конференции в Калининграде
03.06.2026
Некролог
03.06.2026
Первый госэкзамен сдали выпускники направления «Реклама и связи с общественностью» ИФМК КФУ
03.06.2026
В ИФМК КФУ состоится открытая лекция «Загадки языка А.С. Пушкина»
02.06.2026
