Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе студенты Динә Зарипова – иң дәртле татар кызы!
7 октябрь көнне Төрекмәнстанның Төркмәнбашы шәһәрендәге «Аваза» милли туристик зонасында Халыкара «Татар кызы – 2026» бәйгесенең финалы узды. Биредә дөньяның төрле ил һәм төбәкләреннән килгән 12 татар кызы бер сәхнәдә очрашты.
Халыкара «Татар кызы – 2026» бәйгесе ике этаптан торды: ярымфинал һәм финал. Август аенда узган ярымфиналда барлыгы 26 кыз үзара көч сынашты, шуларның 12се финалга узды. Финалга узучылар кулинар этап (камыр басып токмач кисү) һәм кул эше этабын (Уникаль осталык үзәгендә TATARSCARF белән берлектә яулык бизәү) уздылар. Программа кысаларында театрга сәяхәт һәм төрле өлкәдә танылган шәхесләр белән очрашулар да каралган иде. Катнашучылар күп вакытларын Төрекмәнстанда уза торган Татарстан Республикасының Дәүләт җыр һәм бию ансамбле белән берлектә куела торган концертка әзерлеккә сарыф иттеләр. Конкурс программасы исә кызларның туган тел, тарих һәм традицияләрне ни дәрәҗәдә яхшы белүләрен күздә тотып әзерләнде. Айлар буе барган әзерлек, зур хезмәт, дулкынлану һәм онытылмас мизгелләр – боларның барысы да бәйгенең финалында чагылыш тапты.
«Татар кызы – 2026» исеменә Үзбәкстаннан Әминә Мәхмүдова лаек булды. Казан федераль университеты Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе студенты Динә Зарипова, Татарстан Республикасы данын яклап, «Иң дәртле кыз» номинациясендә җиңү яулады.
Динә үзенең хис-кичерешләре белән дә бүлеште: «Әлеге бәйге ярдәмендә Төрекмәнстанда гына беренче булуым түгел, очкычка да тәүге утыруым булды. Әйтеп бетергесез хисләр, мизгелләрне нәкъ тә татар кызлары белән кичерә алуыма мин бик шат. Төрекмәнстан – бик зәвыклы, тарихи дәүләт. Халкы да бик ачык, ярдәмчел.
Проект дәвамында күз яшьләре дә булды, елмаюлар да. Репетицияләр вакытында көнозын биеп, озын үкчәле туфлиләрдә йөреп арыйсың, ләкин бар көчеңне куеп тырышасың. Ару хисен кызлар белән җыелып сөйләшүләр, кич утырулар баса иде. Проект дәвамында күп кенә яңа танышуларга ия булдым, тәҗрибәле остазлардан бик кадерле тормыш дәресләре алдым.
Финал бер сулышта узып китте. Концерт барышында чыгышларыбыздан ләззәт алдым, мизгелне тойдым, артык дулкынланмадым да. Бу – минем өчен иң мөһиме иде. Зур рәхмәтләремне Бөтендөнья татар конгрессына, проект оештыручыларына җиткерәсем килә. Гомумән, рәхмәт сүзеннән башка сүз юк».
Динәне лаеклы җиңүе белән чын күңелдән котлыйбыз. Син – безнең горурлыгыбыз!
Чыганак: 2 курс студенты Азалия Мифтахова, татар теле белеме кафедрасы доценты Хөснетдинов Дамир Хәйдәр улы
Последние новости:
Диалог культур и языков: в КФУ обсудили тюркский мир в современном контексте
22.10.2026
Айлин Гафурова һәм Саимә Шаһиәхмәтова – Альфа-Банк программасы стипендиатлары!
22.10.2026
Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе студенты Динә Зарипова – иң дәртле татар кызы!
22.10.2026
«Татмедиа» раскрыла студентам КФУ секреты работы в медиасфере
22.10.2026
Приглашаем на второй концерт музыкально-образовательного лектория сезона 2026/2027 «музыка эпохи барокко»
22.10.2026
