Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе студенты Рания Габитова – «Яз Гүзәле – 2026» бәйгесе финалисты!
7 нче апрель көнне Казанның Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында XVII «Яз Гүзәле – 2026» Мәдәни-агарту проектының финалы узды. Бәйгедә илебезнең 16 регионыннан 30 студент кыз катнашты, шуларның 10сы төп титул өчен көч сынашты. Проектның финалистлары арасында Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең 10.2-322 төркем студенты Рания Габитова да бар иде.
30 марттан 8 апрельгә кадәр кызлар фотосессия, остаханәләрдә катнаштылар, төрле бәйге этапларын (аш-су осталыгы, интеллектуаль белемнәрне тикшерү, иҗади осталык) уздылар, экспертлар һәм кунаклар белән төрле очрашуларда булдылар. Йомгаклау чарасы булып торган гала-концерт исә бер сулышта узып китте. Биредә жюри составында Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык- төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Нәҗип Хаҗипов, Татарстан Республикасының атказанган артисты Айгөл Хәйри, Татарстанның халык артисты Фәнис Җиһанша, блогер Илназ Габидуллин, «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең PR директоры Ләйсән Сафина, Татарстанның халык артисткасы Винера Ганиева һәм халыкара конкурслар лауреаты Руслан Закиров булды.
«Яз Гүзәле – 2026» титулына Байлар Сабасыннан Әдилә Галимҗанова лаек дип табылды. Аңа узган елгы титул иясе, Югары мәктәбебез студенты Динә Зарипова хәситә һәм калфак кидерде. Рания Габитова исә 10 суперфиналист кыз арасына керде һәм «Иң оста пешерүче» махсус номинациясендә җиңүгә ия булды. «Әлеге проект мине шәхес буларак яңа яктан ачты. Әти-әниемә, якыннарыма, хезмәттәшләремә, сәлкешләремә чиксез рәхмәтлемен. «Яз Гүзәле» бәйгесен мин хатын-кыз энергиясенең язгы чәчәк атуы белән тиңләр идем. Проектта катнаша алуым белән бәхетлемен», — дип, студент кыз уй-теләкләрен җиткерде.
Ранияне чираттагы җиңүе белән чын күңелдән котлыйбыз. Иҗат чишмәң берүк саекмасын, укуыңда, эшеңдә, алдагы тормышыңда зур уңышлар теләп калабыз сиңа, Рания. Син – безнең горурлыгыбыз!
1 курс студенты Азалия Мифтахова, татар теле белеме кафедрасы доценты Хөснетдинов Дамир Хәйдәр улы, фото автора
Последние новости:
Гордость ИФМК: Нурфия Юсупова и Гульфия Гайнуллина награждены медалями
16.04.2026
Серия интеллектуальных игр, которая запомнится участникам надолго
16.04.2026
Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе студенты Рания Габитова – «Яз Гүзәле – 2026» бәйгесе финалисты!
16.04.2026
2026 елның 22 апрелендә, Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында “Илһам” Бөтенроссия яшь шагыйрьләр һәм язучылар конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы үтәчәк.
15.04.2026
22 апреля 2026 года в ИФМК КФУ состоится церемония награждения победителей и призёров всероссийского конкурса юных поэтов и писателей «Илһам».
15.04.2026
