Гамьле очрашу
Казан Федераль университеты Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында, татар факультетының 80 еллык юбилее уңаеннан, танылган шәхесләр белән жылы очрашулар уку йортыбызның күркәм традицияләренең берсен тәшкил итә
Гамьле очрашу
Казан Федераль университеты Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында, татар факультетының 80 еллык юбилее уңаеннан, танылган шәхесләр белән жылы очрашулар уку йортыбызның күркәм традицияләренең берсен тәшкил итә. 19нчы ноябрьдә фольклорчы, КФУның доценты Фәнзилә Хәким кызы Җәүһәрованың ачык лекциясе булды. Фәнзилә Хәким кызы «Түгәрәк уен», «Идел-йорт», «Уйнагыз, гармуннар» һ.б. популяр фестивальләрне оештыручы. Фольклорчы үзенең купьеллык тәҗрибәсе белән уртаклашты. Галимә сүз сәнгате буларак фольклорның халыкның электән чыгарылып килгән традицион һәм хәзерге авыз-тел иҗатын иңләп алуын кызыклы мисаллар белән аңлатты. Аның язма әдәбияттан аермалы, үзенә хас үзенчәлекләре, асыл сыйфатлары турында кызыклы мисаллар китерде. Лекция халык иҗатының тагын бер үзенчәлеге — күп вариантлылык турындагы мәгълүматлар белән баетылды. Очрашуда фольклор өлкәсенә караган бүгенге көннең иң актуаль мәсьәләләре дә күтәрелде.
татар әдәбияты кафедрасы доценты Каюмова Г.Ф.
Последние новости:
Чествование выпускников-активистов на расширенном заседании Студенческого совета ИФМК
29.06.2025
Выпускной китайских стажёров кафедры ТиППИЯ ИФМК
27.06.2025
Россия в фотообъективе наших студентов
27.06.2025
Студенты ИФМК КФУ стали призерами фотоконкурса "Образ России в объективе"
27.06.2025
Визит МФЦ в ИФМК с целью содействия иностранным студентам
27.06.2025