Гран-при - безнеке!
Чулпан концертлар залында “Әйдә ШаяРТ” татар лигасының "Зур фестивале" узды
Кичә, ягъни 15 нче май көнне, Чулпан концертлар залында “Әйдә ШаяРТ” татар лигасының «Зур фестивале» узды. Г.Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф Югары мәктәбенең «Дилүс улы» җыелма командасы Гран-при иясе булды!
Бәйгедә барлыгы 27 команда тамашачыга үзләренең өр-яңа чыгышларын тәкъдим итте.
Югары мәктәбебезнең «Дилүс улы» җыелма командасы югары нәтиҗәләр күрсәтеп, янәдән җиңүгә ия булды! Башка командаларда 3-6 кеше чыгыш ясаса, «Дилүс улы» җыелма командасында исә бер генә кеше катнаша һәм ул — нечкә, үтемле юмор остасы Дилияр Борһанов.
Без исә Дилиярны тагын бер кат олы җиңүе белән котлыйбыз! Алда узачак бәйгеләрендә зурдан-зур уңышлар теләп калабыз! Әлеге өлкәдә тагын да югары үрләр яулап, татар юмор жанрын үстерүгә яңадан-яңа идеяләр белән киләсе сезонга керешергә насыйп булсын! Бары алга!
Чыганак: 4нче курс студенты Зилә Мөхәммәтова, Татар тел белеме кафедрасы доценты Дамир Хөснетдинов
Последние новости:
Казанский опыт подготовки преподавателей РКИ представлен на Днях русского языка в СПбГУ
22.09.2026
Пройдет открытая лекция о династии Несмеловых-Геллер
22.09.2026
Учитель из Татарстана вошел в число лауреатов конкурса «Учитель года России — 2026»
21.09.2026
ИФМК КФУ представил свои программы на выставке «Навигатор поступления»
21.09.2026
Первокурсники ИФМК впервые проголосовали на выборах
19.09.2026
