Халык укытучысы дәрәҗәсенә ирешү өчен нишләргә кирәк? | ИФМК КФУ

Адрес для получения консультаций по приему:
г. Казань, ул. Татарстан д.2, кабинет 213

Телефон для получения консультаций по приему:
8 (993) 410-05-44

Халык укытучысы дәрәҗәсенә ирешү өчен нишләргә кирәк?

Рәсимә Равил кызы Шәмсетдинова белән очрашу узды

28 нче ноябрь көнне Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең филология һәм педагогика юнәлешендә белем алучы студентлар Татарстан Республикасының халык укытучысы, Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире, филология фәннәре кандидаты, доцент, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, К.Насыйри исемендәге премия лауреаты, Россия Федерациясе югары уку йортларының атказанган хезмәткәре Рәсимә Равил кызы Шәмсетдинова белән очрашты.

Рәсимә Равил кызы – шактый гомерен Казан федераль университетына, фәнгә багышлаган, татар телендә медицина терминологиясе мәсьәләсен өйрәнү өлкәсендә эш башкарган шәхес. Ул күптән түгел 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең деканы, педагогика фәннәре кандидаты, доцент Рамил Хәмит улы Мирзаһитов Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты җиткәчелеге исеменнән котлау сүзләрен җиткерде, татар теле һәм әдәбияты укытучысының дәрәҗәсен арттыру юнәлешендә зур эш башкарганын билгеләп үтте.

Рәсимә Равил кызы үз язмышын журналистика һәм укытучылык һөнәре белән бәйләргә теләгән студентларга киңәшләрен, теләкләрен җиткерде. Укытучының бала тормышындагы роле хакында ассызыклады. Аның фикеренчә, балаларны яраткан һәм һәр укучыны сыендыра алырлык зур йөрәкле кеше генә укытучы була ала. Бүгенге көндә яшь укытучыларга эшләргә һәм һөнәри яктан үсәргә мөмкинлекләр бирә торган аерым программалар белән таныштыру да студентлар өчен кызык булды. Кунак студентларның, укытучыларның сорауларына да җавап бирергә өлгерде.

Ахырдан татар теле белеме кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы, профессор Гөлшат Рәис кызы Галиулина Рәсимә Равил кызы Шәмсетдинованың фәнни эшчәнлегенә басым ясады, аңа алга таба да иҗади уңышлар, нык сәламәтлек, озын гомер теләде.

Татар теле белеме кафедрасы доценты Р.К. Сәгъдиева