Халыкара туган телләр көнендә иң яхшы булачак туган тел укытучылары исемнәре билгеле булды
"Ана теле-2024” XVI Бөтенроссия студентларның педагогик осталык бәйгесе узды
19-21 нче февраль көннәрендә Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетында Халыкара туган телләр көне һәм педагог, галим, язучы Суфиян Поварисовның тууына 100 тулуга багышлан «Ана теле-2024” XVI Бөтенроссия студентларның педагогик осталык бәйгесе узды. Әлеге бәйгедә Г. Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф Югары мәктәбе студентлары да көч сынашып, зур җиңүләр белән Уфадан әйләнеп кайтты.
Бәйге ике турда узды. Беренче турда жюри әгъзалары студентларның видеовизитка, иҗади номер, катнашучы портфолиосы, педагогик эсселарын бәяләде. Иң җаваплы һәм иң җитди тур исә, ачык дәресләр күрсәтү булды. Студентлар Уфаның 65 нче һәм 84 нче татар гимназияләрендә үз дәресләрен жюриларга тәкъдим итте. Бу, әлбәттә, бәйгенең иң хәлиткеч өлеше иде.
Бәйгедә катнашучыларны ике гимназиянең тәҗрибәле укытучылары, БДПУда белем бирүчеләр, педагогика ветераннары, иҗади хезмәт вәкилләреннән торган жюри бәяләде.
Ике тур нәтиҗәләре буенча Югары мәктәбебез студентлары түбәндәге нәтиҗәләргә иреште: Шакирова Әдилә — икенче урын (10.2-102 нче төркем), Мөхәммәтова Зилә — беренче урын яулады (10.2-002 нче төркем). Җиңүчеләрне филология фәннәре кандидаты, доцент Халиуллина Нурия Усман кызы бүләкләде. Таһирова Лилия исә Гран-прига ия булды (10.2-002 нче төркем). Бүләкне филологик белем бирү һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры, педагогия фәннәре кандидаты, доцент Халидә Галимова тапшырды.
Бүләкләү тантанасы Мифтахетдин Акмулла исемендәге башкорт дәүләт педагогия институтында узды. Ябылу тантанасында студентларыбыз да матур шигырьләре белән чыгыш ясады. Җиңүчеләребез диплом, статуэтка һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр.
«Ана теле — 2024» бәйгесендә катнашып, олы җиңүләргә ирешкән кызларыбыз чын күңелдән котлыйбыз! Телгә булган мәхәббәтегез тагын да яңа үрләр яуларга сезгә бер этәргеч булсын.
Чыганак: 4нче курс студенты Зилә Мөхәммәтова,
Татар тел белеме кафедрасы доценты Дамир Хөснетдинов
Последние новости:
В ИФМК КФУ дан старт Международному лингвистическому саммиту
24.10.2025
Диалог культур и научных традиций: встреча с профессором Манприт Каур в рамках Лингвистического саммита
24.10.2025
Приглашаем на второй концерт музыкально-образовательного лектория сезона 2025/2026 «Времён связующая нить…»
24.10.2025
Инновационная платформа RuLingva представлена руководству ГК «Просвещение» в ИФМК КФУ
24.10.2025
VI Казанский международный лингвистический саммит: интеллектуальный калейдоскоп
24.10.2025
