Халыклар дуслыгы йортында
Конференция залында Ренат Нәкыйф улы Вәлиуллин студентларга үзенең татар филологиясе факультетында укыган елларының истәлекләре, аннан соңгы үзенең эшчәнлеге турында сөйләде
Татарстанда 145 тән артык (кайбер мәкълүматлар буенча 170 тән артык) милләт вәкиле дус һәм тату яши. Моның яңгыравыклы сүзләр генә булмавына КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты студентлары Татарстан халыклар дуслыгы йортында булып кайтканнан соң тагын бер кат инандылар.
А.Павлюхин урамында урнашкан Халыклар дуслыгы йорты тыштан бәллүр савытка охшаган: ул тоташ пыяладан гына тора кебек. Филолог күзлегеннән караганда моңа символик мәгънә да салырга мөмкин: чыннан да, дуслык ул пыяла кебек, саксыз гына сүздән, эш-гамәлдән уалып төшәргә тора.
Әлеге йортның хуҗалары студентларны күптән көтелгән кунаклар кебек каршы алдылар. Татарстан халыклары ассамблеясе Советы Башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Вәлиуллин аларны башта музей бүлмәсенә чакырып, Икенче бөтендөнья сугышы нәтиҗәләре буенча нацистлар Германиясе лидерларын хөкем итүгә багышланган, 10 айга сузылган халыкара хәрби трибунал – Нюрнберг процессына багышланган күргәзмә белән таныштырды. Бөек Җиңүнең 80 еллыгы якынлашкан көннәрдә әлеге вакыйганың җанөшеткеч дәлилләре – фашистларның куркыныч гамәлләрен бәян иткән фотолардан торган стендларга берәү дә битараф кына карый алмагандыр.
Халыклар дуслыгы йорты буенча үткән йөгерек кенә экскурсия барышында күзгә чалынып үткән бүлмә ишекләрендәге элмә такталар республикада яшәүче халыкларның монда үз җылы почмагы булуны күрсәтә. Нинди генә “телләрнең” бүлмәләре юк монда: азәрбайҗан, әрмән, әфган, башкорт, татар, инглиз, немец, төрек, гарәп, грузин, украин, бурят, таҗик, корея, һинд, вьетнам, чуваш, мари, удмурт һ.б. Казанның күпмилләтле якшәмбе мәктәбе директоры Майя Мануиловна Хухунашвили мәктәп эшчәнлеге белән якыннан таныштырды, аның үзенчәлекләре турында сөйләде. Киләчәктә укытучы булачак студентларга бу сөйләшү аеруча кызыклы булды.
Конференция залында Ренат Нәкыйф улы Вәлиуллин студентларга үзенең татар филологиясе факультетында укыган елларының истәлекләре, аннан соңгы үзенең эшчәнлеге турында сөйләде, студентларның сорауларына җавап бирде. Татарстан халыклары ассамблеясенең кыскача тарихы, ул башкарган эшләр, аның бүгенгесе һәм киләчәктәге планнары белән уртаклашты.
Әлеге очрашудан студентлар матур тәэсирләр алып таралышты.
Чыганак: гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы доценты Р.С.Нурмөхәммәтова.
Последние новости:
Создаём и поём: стажёры ИФМК погружают гостей «Телфеста» в культуру Китая
20.04.2026
Доцент КФУ представила опыт подготовки кадров для конгрессно-выставочной отрасли в Торгово-промышленной палате России
20.04.2026
Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф Югары мәктәбе студентлары – татар теленнән XIII Халыкара олимпиада призерлары!
20.04.2026
Закрой глаза и увидишь: как звучал Восток на TelFest-2026
20.04.2026
На фестивале «ТелФест» кафедра контрастивной лингвистики ИФМК КФУ провела серию мастер-классов на английском языке
20.04.2026
